Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Далекие близкие

Ахманлылар «Привет, Андрей!» программасының үз версияләрен төшерә башлаганнар

Башкортстанның Бакалы районында торучы карендәшләребез элек федераль каналдан барган популяр тапшыруның үз версиясен эшли башлаган.

Башкортстан Республикасы Бакалы районының Ахман авылы мәдәният йортында "Привет, Лариса" дип аталган яңа проект башлап җибәргәннәр. Бу турыда ахманлыларның үзләренә чыгып, сораштык. 

Бу проект түгәрәк өстәл артында төрле темаларга аралашу, хатирәләр белән уртаклашып утыру форматын күздә тота. Беренче очрашуга оештыручылар Лариса Петрова җитәкчелегендәге "Ахманай" керәшен җыры ансамбле һәм Роза Зинатуллина җитәкчелегендәге "Хәят" ансамбле катнашучыларын чакырганнар. 

– Зур экранда ансамбльләрнең чыгышларын карадык, элеке катнашучыларын искә төшереп, ансамбльләр тарихында булган кызыклы вакыйгаларны барлап утырдык. Бүгенге көндә ансамбльгә йөрүче хатын-кызлар һәрберсе үзгә, һәрберсенең тормышка төрле карашлары, ләкин аларны җыр сәнгатенә, үз халкының культурасына булган мәхәббәт берләштерә. Алар белән бөтен авыл халкы горурлана. Кызыклы, бик җылы очрашу килеп чыкты. Бу әңгәмәне авыл группасында туры эфирда яктыртып бардык. Айга бер бу проект кысаларында очрашулар оештырырга, дип торабыз. Быел бит Россиядә укытучылар һәм остаз елы, шуңа күрә киләсе юлы укытучыларны чакырырбыз, – дип сөйләде клуб методисты Лариса Петрова.

Әнә шулай кайнап ята ерак туганыйларыбыз. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев