Туганайлар

Татарстан

18+
Бөек Җиңүгә - 80

Нина Фадеева: «Әбием ашханәдән ипи сыныклары киптереп авылга алып кайта торган була...»

III марафонда катнашучы Питрәч районының Керәшен Сәрдәсендә яшәүче карендәшебез Нина Фадеева язмасыннан алынды.

Тыл ветераннары арабызда, Бөек Ватан сугышы ветераннары кебек, санаулы гына калып бара. Шуңа күрә кабат-кабат үткәннәргә кайтам…

Әлеге фотода сулда - ерак әбием, уңда - күрше әбием, уртада - үзебезнең түбән оч әбисе... Болар корт шикелле, җиң сызганып эшләп гомер итте. Әбием яшьли ирсез калган. 1937 нче еллар була... Өч бала, әтекәсе, әнекәсе, аларның кызлары, оныклары. Ачлы-туклы яшиләр. Пума бабамны (нәнәйнең бабасын), кырдан бер уч арыш алып кайткан өчен, төрмәгә тыгалар. Балалар ашамый да калалар... Ул ишегалдына килеп керүгә кулга алына. Нәнәйләр бераз калка төшкәч, сугыш елларында, әтекәсе киңәше белән, әби, шәһәргә барып, ашханәдә савыт-саба юучы булып та эшли. Ул анда ипи сыныклары киптереп авылга алып кайта торган була... Мин әбиемнең һәр ризыкны кадерләп, тәмен авызында сакларга тырышып, әздән дә канәгать булып ашавын игътибар белән күзәтә идем. Аның шикәр ваткычы бар иде. Кечкенә генә кисәк шикәр белән икешәр чокыр чәй эчә иде. Ә ипине, ашаганда валчыгы соелса, гел сыпырып җыеп, авызына каба иде... Ризыкның да кадерен белде, кием-салымны да бик кадерләп, пөхтә киде.

Төрле эшләрдә эшләргә туры килә аларга: урман кисәләр, иген чәчәләр, уралар, сложный машинасында сугалар, көрәк белән бакча казып, бәрәңге утырталар. Әле тамак өчен күршеләргә дә бакча казышалар... Нәнәй дә сөйли иде «нәнәй урынына кечкенәдән төрле эшләргә йөрергә, кул арасына керергә туры килде» дип.

Бар төрле эш кул көче белән башкарылган... Мин белә башлаганда, әбиләр әле ныклар иде... Йортларын таза итәр өчен тырыштылар, өй тутырып оныклар бактылар, казан астына ягып, ашарга пешерделәр... Мич ризыгы әзерләделәр.

Безнең түбән очта йорт саен диярлек я әби, я бабай, я икесе дә бар иде. Без әбисез йортта яшәдек, ләкин ерак әбиләрнең бакча башында. Ике туганнарыма гел кызыга идек. Әби булгач, кайтып керсә, чыкса - өйдә олы кеше, аш-суы әзер була иде. Ә без әти белән нәнәй эштән кайтканны зарыгып көтә идек. Чөнки олырак дәдәй, түтиләр үсә барды, үзләре дә эшли барды. Менә шушы әби-бабайлар сүз белән дәшми, кул белән сукмый, күз карашы белән тәрбияләп үстерде безне. Нәнәй, әтиләрдән дә гел «күрше олылар сезнең турында начар сүз әйтмиме» дигән сүзләрне ишетергә туры килә иде.

Тыл ветераннарының һәрберсе хакында аерым китап язарлык. Кем ничектер, мин аларны еш сагынып искә алам. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев