Туганайлар

Татарстан

18+
Бөек Җиңүгә - 80

Иванайдан Анна Мустаева күпне күреп, күпкә түзгән сугыш чоры баласы

III Керәшенчә марафонда катнашучы Казаннан Елена Данилова Балык Бистәсе ягында яшәүче 96 яшьлек тыл ветераны Анна Мустаева белән таныштырды.

Анна  Мустаева 1929 елның 16 январендә туган. Бүгенге көндә дә, матур гына яшәп ята. Без үскәндә җырак әбиләр белән күрше булып яшәде ул. Арҗакка чыгабыз, дип әйтәбез без, алар инешнең аръягында яшиләр иде. Анна түтине еш күрә идек. Гәүдәгә чандыр, җиңел йөрешле, сүзгә җор телле, һәрвакыт шат күңелле итеп беләм мин аны. Бакчасында мәш килеп эшләгән чагы. Эшләгән кеше яныннан үткәндә Алла куәт бирсен, дип әйтәбез бит инде. Шулай дигәч, Анна түти «җегетегез әйбәт булсын!» дип җавап кайтара иде, без яшь кызларга. Хәзер дә көр күңеллелеген югалтмыйча, оныкларын каршы ала әле ул.

Сугыш чоры истәлекләре белән дә бүлешә.

«42 дә әтиебез Ильин Федорның һәлак булды, дигән хәбәрен алдык. Әнигә булышырга кирәк. Миннән кече тагын 5 бала. Аларны карау минем өстә иде. Мәктәпкә йөрергә мөмкинлегем булмады. Укымасаң, акча түләтәләр икән диделәр миңа. Шуннан соң күрше авылга йөреп, 7 классны укыдым инде. Аннан тракторчыга укыдым. Колхозның бер эшеннән калмадык. Гел эштәб булдык. 25 яшемдә кияүгә чыктым. 2 малай, 3 кыз үстердек. Тол калганыма да 30 елдан артты инде. Бер малаем, бер кызымны җирләдем» , – дип сөйли Анна Федоровна.

Ике улы, төпчек кызы хәлен белеп, кадерләп яшиләр бүгенге көндә. 8 оныгына, 16 оныкчыгы — барысы бергә җыелып, юбилеен үткәргәннәр. «Менә ничек бәхетле мин!», дип сөенеп сөйли Анна Федоровна.

Күпне күргән, күпкә түзгән буын кешесе яши әле арабызда. Үткәннәрдән безгә тере тарих булып, хатирәләрен яңарта. Безгә үрнәк булып, әле тагын озак яшәгез, ветераннарыбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев