Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Безнең геройлар

Зәй егете Сергей - Ватан сакчылары сафында

Украинада махсус хәрби операция башланып, ил Президенты Владимир Путин указы белән мобилизация игълан ителгәч тә өсләренә хәрби кием кигән егетләр сафына Зәй районы егете, карендәшебез Сергей да кушыла.

Мобилизация башлангач, аның башта — бер дустына, аннан икенчесенә повестка килә. Моны күреп, Сергей үзе хәрби комиссариатка китә. Исемлектә үзенең бармы-юкмы икәнен белешә. Ә аңа дигән повестканы шул ук иске Зәйдә яшәүче әти-әнисенә җибәргән булганнар. Сроклы хәрби хезмәтне Саратовтагы химик гаскәрләрдә үткән Сергей да үз дуслары белән бер үк көнне, 2022 елның 30 сентябрендә махсус хәрби операциягә китә.

Бүгенге көндә шул дусларының берсе — үзе кебек үк керәшен егете Владимир белән бер ротада хезмәт итәләр. Хәрби бурычны үтәүдәге тырышлыгы, кыюлыгы өчен, Сергей — «Жуков», II дәрәҗә «Сугышчан фидакарьлек өчен», «Украинадагы махсус хәрби операциядә катнашучы» медальләре белән бүләкләнгән.

«Әтисе киткәч, олы кызыбыз Лиза, сагынудан, һәр кич елады. Аның елавы йөрәкләрне телгәләде. Мила кечкенә иде, аңа Сергейның фотосын күрсәтеп, әтиең дип гел әйтеп, сөйләп тордык. Яшь ярымнан сөйләшә башлады ул. Әтиләре 2023 елның апрелендә ялга кайткач, ятсынды, янына да бармады. Хәзер Лизага — алты, Милага — өч яшь. Миланың октябрь аенда туган көне булды. «Әти минем туган көнгә киләме», — дип аптыратып бетерде. Әтиләренең дә безнең белән бергә, шушы өйдә яшәвен, вакытлыча гына башка җирдә икәнен әйттем. Аңлагандай булды, — дип сөйләде Динара. — Әле әтиләре чираттагы ялга кайткан иде, 12 декабрьдә озаттык. Сергей балалар белән вакытын уздырырга тырыша. Ул кайткач, безгә — олы бәйрәм. Үзе яраткан ризык, манты әзерлим, ә киткәндә юлына әни өчпочмаклар пешереп тыга». 

Алар Иске Зәйдә, үзләре салган йортта яшиләр. Гаилә коруларына җиде ел. Динара — Зәй шәһәре кызы. Әнисе Надежда (кыз чактагы фамилиясе — Давыдова), чыгышы белән, Керәшен Мәлеменнән. Ул да Зәйдә яши. Сергейның әтисе Геннадий, әнисе Елена да Керәшен Мәлемендә туып-үскәннәр, Иске Зәйдә гомер итәләр. Илле алты яшенә кадәр мәктәптә балалар укыткан һәм бакчада балалар тәрбияләгән Елена Павловна хәзерге вакытта хуҗабикә, выслуга буенча пенсия ала. Ә гаилә башлыгы, өлкән Уразайкин әле хезмәтен дәвам итә. 

Махсус операциягә алынганчы, Сергей «Лесная транспортная компания»дә механик булып эшли. Йөк машинасы алгач, шәхси эшмәкәрлек белән шөгыльләнә. Хатыны Динара, төзелеш оешмаларының берсендә тәэминатчы булып эшли. Ике кечкенә бала анасы Динарага соңгы елларда тормышны ялгызына алып барырга туры килә. Шуңа да әңгәмәбез азагында ул Сергей турында сөйләгәннәренә ялгап, иң зур хыялын җиткерде:

— Аралар ерак булса да, җай чыкканда сөйләшеп торабыз. Балалар, бездәге яңалыклар турында сораша. СВОдагы хәлләр турында берни дә сөйләми. Сугышчан бүләкләре турында соравыма да, «тиеш булгач, бирделәр», дип кенә әйтә. Тыйнак ул, күп сөйләргә яратмый. Лиза белән Мила да, үзем дә, әти-әниләр дә Сергейның яныбызга исән-сау кайтуын телибез. Бу яңа елны булмаса да, 2026 елны безнең янда каршыласын, дип телибез. Дөньяда тынычлык урнашсын, башка беркайчан да мондый хәлләр булмасын иде. Бу — бер минем генә түгел, Украинада Ватан кушкан бурычны үтәүче барлык ир-егетләрнең якыннары, бар халык теләгедер. Яңа елда бу якты хыялларыбыз, теләкләребез чынга ашмый калмас. Шуңа да Яңа ел бит ул...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев