Туганайлар

Татарстан

16+
Безнең геройлар

Түбән Әрнәштән танкист Пётр Крешков 5 яшендә үк булачак белгечлеге белән танышкан

Инженерлек гаскәрләрендә хезмәт итүче, Мамадыш районының Түбән Әрнәш авылы егете, майор Пётр Крешков — Россия оборона министрлыгының «За боевое отличие» һәм, шулай ук, «Участнику специальной военной операции» медальләре, Россия Кораллы көчләре инженерлык гаскәрләренең «За заслуги» аерым күкрәк билгесе иясе.

Узган елның көзендә «Россия-24» каналы СВО турындагы бер тапшыруында «Танкист»ның һәм аның җитәкчелегендәге төркемнең миналарны җыюын, аларны бер читкә алып барып шартлатуын күрсәтте. Икенче бер кадр дошманның җиргә төшеп тә шартламый калган дронын «Танкист»ның ничек зарарсызландыруы турында сөйли. Аз гына саксыз бер хәрәкәтнең дә аяныч нәтиҗәгә китерүен аңлаудан, бу кадрларны күрүченең дә йөрәге туктап калгандай була. «Танкист» һәм аның кул астындагыларның ул зонадагы һәр көне, һәр сәгате үлем белән күзгә- күз очрашуга тиң бит. 

Карендәшебез Пётрның позывноена килгәндә, монда гаҗәпләнердәй берни дә юк, ул аның беренче хәрби белгечлегенә бәйле.

— Казанга, хәрби сборга бер баруымда, олы малайны да үзем белән алдым. Пётр ул вакытта әле 5 яшьтә генә иде. Бер кич кундырып кайтарып куйдым. Шул вакытта танкларны кызыксынып карап йөрде, училищеда да булды. Улым Албай мәктәбендә 10ны бетерер алдыннан, кая барасың дип сорадым. «Танкист булырга телим», дигән җавап бирде. Кечкенә чакта танк училиещесына барганнан бирле күңелендә шул уй йөргән. Каршы килмәдек. Мәктәптә «52ле, «4»ле билгеләренә генә укыды ул. Унҗиде яшендә Казан танк училищесына үзе барып, экзамен тапшырып керде, — дип хәрби хезмәттәге улы Пётр турында сөйләде Иван Крешков. 

Пётр керү имтиханнары биргәндә бер урынга ундүрт кеше булганын да әйтте әтисе. Биш ел хәрби белгечлек үзләштергән керәшен егете, өлкән лейтенант званиесендә Ерак Көнчыгышта хәрби хезмәтен башлый. Бераздан хезмәтен Чиләбе өлкәсендә, инде стратегик максатлардагы ракета гаскәрләрендә рота командиры буларак дәвам итә. Капитан званиесендәге Пётр Крешковны — Новороссийскига, аннан Серигев Посадка күчерәләр. Миналарны зарарсызландыру буенча инженерлык хезмәте җитәкчесе буларак, эше махсус хәрби операция зонасына бәйле. 

— Өченче елдан бирле отпускада булганы юк иде. Яңа елның икенче көнендә гаиләләре белән кайтып, бераз торып киттеләр. Хатыны Ирина Чаллыда туып-үссә дә, әтисе Пётр белән әнисе Мария Югары Әрнәш (Казаклар) авылыныкы. Олы уллары Игорь 5нче класста укый, кечесе Андрей беренчегә керде. Оныклар рәхәтләнеп, кышкы авылда ял итеп китте. Пётрга да бераз сулыш алу булгандыр, ул хезмәте турында бер дә сөйләргә яратмый, — дип әйтүче иренең сүзен Тамара ялгап алып китте. — Борчылмасыннар дип уйлыйдыр инде, үзенең кайда икәнен дә әйтми бит ул. Әле бу юлы да карап тордым, чын хәрби! Сүзен кистереп әйтә. Уллары гына түгел, энекәшләре дә каршы төшми, Пётр әйткәнне шунда ук эшләп куялар, — дип, калган балаларын да телгә алды Албайда фельдшер булып эшләүче Тамара Петровна — Уртанчы улыбыз Виталий гаиләсе белән Чаллыда яши, үзенең төзелеш бригадасы бар. Хатыны Минзәлә ягыннан, татар кызы. Төпчегебез, Фёдор — Казанда, анысы да төзелеш тармагында эшли. Хатынының әнисе үзебезнең Владимир авылыннан. 

Пётрның хәрби хезмәтне гомерлек һөнәре итүенә гаҗәпләнәсе юк, аның бабасы Пётр Федорович Крешков II Бөтендөнья сугышында империалистик Япониягә каршы көрәшкән. Совет-япон сугышындагы батырлыгы өчен, матрос Крешков 1949 елның «Кореяне азат иткән өчен» медале белән бүләкләнгән. 1944 елның көзендә, унҗиде яшендә өстенә диңгезче бушлаты кигән егет җиде елга якын хәрби диңгез флотында хезмәт итеп, туган авылына кайта. Гаилә кора.

Аның олы улы Иван Свердловск өлкәсендә, инженерлык гаскәрләрендә хезмәт итә. Озак еллар дәвамында авыл җирлеге башлыгы булган Иван Петрович эштән әле күптән түгел генә туктаган. Анысы, авыл җирендә эшнең бетеп торганы юк. Өстәвенә, хатыны фельдшер булган кешегә. Берәрсе авырып китеп, төнлә шалтыратканда да, Тамара һәм Иван Крешковлар бергәләп юлга чыгалар. Район үзәгенә барганда да рульдә Иван Петрович була. Бер-берсен санлап, ярты сүздән аңлап яшәгән Крешковлар улларын да үзләре шикелле кешелекле дә, тырыш та итеп үстергәннәр. Өлкән Крешковлар, илгә килгән авыр сынауга тизрәк чик куелуын, бабасы Пётр Федорович кебек үк Ватан кушкан бурычны үтәүче уллары Пётрның да үз хезмәтен тыныч шартларда дәвам итүен телиләр.

Фотолар шәхси архивтан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев