Туганайлар

Татарстан

18+
Безнең геройлар

Махсус операциядә катнашучы карендәшебез өч медаль белән бүләкләнде

Татарстаннан Валерий исемле хәрби махсус операциядә хезмәт иткән вакытта өч медальгә — «Махсус хәрби операциядә катнашучы», «Батырлык өчен» һәм «Кыюлык өчен» — лаек булды.

Валери – керәшен егете, аңа 35 яшь. Ул  Әлмәт районында туып үскән. Зәй шәһәрендә фатир сатып алган, шунда яшәргә уйлый.  Мобилизация башлангач, ул да читтә кала алмый.  

«Чакырылыш буенча хәрби хезмәтне Чечняда үтәргә теләсәм дә, анда эләгә алмадым. Мотоукчылар гаскәрләрендә армия хезмәтен үттем», — дип сөйли Валерий. 

Контракт төзегәч, башта алар уку-өйрәнүләр уза. 

«Джамай» позывноен йөртүче егет белән бергә контракт төзедек, өйрәнүләрне дә бергә уздык. Аннан бер хәрби частькә эләктек. Декабрь аенда «Джамай» белән бергә штурмга кереп киттек. Миномет уты астында калдык. Безнең өчебез яраланды, ике сугышчан дустым шунда ук һәлак булды. Минем иягемә, кулларыма мина кыйпылчыклары эләкте, ә «Джамай» ның аягы каты яраланган иде. Мин аңа ярдәм итәм, алып чыгам сине, дустым, дидем. Әмма ул минем кулымда күп кан югалтудан үлде», — дип искә ала Валерий.

Татарстанда туып үскәнгә, «Татарин» позывное йөртә. Бүгенге көндә ул туган ягында реабилитация уза. 

Ул хәзер дә хәрбиләргә ничек тә ярдәм итәргә тырыша. Нинди генә шәһәрдә булса да, «Мәңгелек ут» мемориалларына барып, һәлак булган иптәшләрен искә ала. 

«Кибетләрдә махсус хәрби операциядәгеләргә җибәрү итү өчен куелган кәрҗиннәр яныннан болай гына узып китә алмыйм, анда сугышчылар өчен иң кирәкле булган әйберләрне сатып алып калдырам. Хәрби зонада маскировка челтәрләре, эчке киемнәргә ихтыяҗ зур. Ә туклану белән проблема юк. Татарстаннан гуманитар ярдәм килеп тора», — ди «Татарин».

Зәй офыклары, Клара Ермолаева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев