Туганайлар

Татарстан

18+
Безнең геройлар

Кәвәл егете Виталий бабасы батырлыгын кабатлый

Виталий Саликеев нәселендәге ир-егетләр өчен Ватан каршындагы изге бурычны үтәү — намус эше. Аның бабасы — Бөек Ватан сугышында санинструктор булган Пётр Саликеев яу кырыннан 32 хәрбине алып чыга һәм «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнә.

Бүген аның оныгы, гранатомётчы, танкка каршы идарә ителә торган ракеталар взводы командиры урынбасары, шул ук бүләккә тәкъдим ителгән.

Виталий Питрәч районының Кәвәл авылында туып-үскән. Игезәк сыңары Валерий белән алар балачактан ук бабайлары Пётрның батырлыгын белеп, үзләре дә аның кебек кыю һәм эшчән булырга өйрәнеп үсәләр. Бабалары аларны кулларында корал тотарга гына түгел, хезмәт итәргә, җир һәм кешеләрнең кадерен белергә дә өйрәтә. 12 яшеннән Виталий комбайнчы ярдәмчесе булып эшли, ә 15 яшендә инде техникада үзе йөри. Аларның балачагы кырда һәм фермада уза, ә аннары игезәкләрнең юлы аерыла: Валерий Казан югары танк училищесына укырга керә, ә Виталий диңгез пехотасына китә.

Кырыс Төньяк диңгез бозлары арасында аның ихтыяр көче ныгый, физик яктан тагын да чыныга һәм гаҗәеп көче, чыдамлыгы өчен, Кувалда кушаматы ала. Кул көрәштерү (армрестлинг) ярышыннан соң, хезмәттәшенең «син кувалда да инде», дип сокланып әйткән сүзе кушамат булып, аңа гомерлеккә ябыша.

Армиядән соң Виталий туган авылына кайтып терлекчелектә эшли, ә аннан соң Казан шәһәрендәге торак-коммуналь хуҗалык тармагынаэшкә керә. 2022 елны, Украинадагы махсус хәрби операциягә бәйле рәвештә, өлешчә мобилизация башлангач, повестка көтеп тормый Виталий — Ватан кушкан бурычны үтәүче кыю ир-егетләр сафына басарга карар кыла. Башта аны сәламәтлеге буенча алмыйлар, ләкин ул чигенми: 2024 елның маенда контрактка кул куеп, хәрби хәрәкәтләр зонасына китә.

Виталий Саликеев алгы сызыкта гранатомётчы була. Иң катлаулы бурычларның берсе — корал күтәреп бару: авыр боекомплектны рәттән өчәр тәүлек ташырга туры килә. Авдеевка янында яраланган Виталий үзен коткарган кешенең әлегә кадәр исемен белә алмаган.

Саликеевлар бу кешенең кем булуын ачыкларга өметләрен өзмиләр. Бәлки, аның балалары бардыр, бәлки, өлкән яшьтәге әти-әниләре. Виталий геройның исемен белергә, туганнарын табарга һәм аларга булдыра алганча ярдәм итәргә хыяллана. Ярдәм кирәк булмаса, рәхмәт әйтергә генә кирәк, чөнки ул вакытта ул үзенең коткаручысына рәхмәт әйтергә өлгерә алмый.

Берничә айдан соң яралары төзәлеп, Виталий хезмәттәшләре сафына кайта. «Миңа монда нишләп утырырга?! Окоп казысам да ярар, егетләр белән янәшә булырмын», — дип ул тагын алгы сызыкка китә.

Хәзерге вакытта Виталий — взвод командиры урынбасары. Үзе кебек үк егетләрне ул ташламаячак.

Виталий медальләр, званиеләр алуны максат итеп куймый. Ул, һәр чын ир-егеткә хас булганча, үзе балачактан өйрәнгәнне генә эшли — кырыс шартларда сыналган сугышчан дусларын яклый.

«Минем игезәгем генерал түгел, югары постлар биләмәде, ләкин илгә аның кебекләр кирәк булгач, ул безнең Ватанны саклаучылар белән бер сафка басты», — ди аның бертуганы, отставкадагы хәрби Валерий.

Виталийның кесәсендә Биектау районыннан Айсылу исемле кызның хаты йөри. Ул аңа ышануы һәм аның кайтуын көтүе турында язган. Виталий аны йөрәге янындагы кесәсенә салынган хәрби билетында талисман буларак йөртә.

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев