Батыр карендәшебез— Владимирдан Алексей Бахров
Мамадыш районының Усали мәктәбе укытучысы Лидия Пасыева авылдашы, туганы, СВОда һәлак булган Алексей Бахров турында язды.
Алексей Бахров — укучым гына түгел, туганым да. Туган авылы Владимирда тугызъеллык белем алгач, 1998-2000 елларда Усали мәктәбендә укый. 2001-2002 елларда Мурманскида сроклы хәрби хезмәт үтә. Әти-әнисе өлкән сержант званиесендәге улларының отделение командиры булуы белән горурлана иде. Полк командирыннан килгән рәхмәт хатын укып, бөтен туганнар белән шатланган идек. Соңгы вакытта Казанның «Стройком» җәмгыятендә эшләде. 2024 елның апрелендә контракт төзеп, СВОга китте.
Ни кызганыч, беренче бәрелешләрдә үк батырларча һәлак булуы турында кайгылы хәбәр килеп иреште. 24 апрельдә һәлак булган туганыбызның гәүдәсе 14 ноябрьдә туган авылы зиратында җир куенына иңдерелде. Бөтен авыл халкы, туганнар белән берлектә, Мамадыш районы башлыгы Вадим Никитин һәм администрация вәкилләре дә Алексейны соңгы юлга озаттылар.
«Безгә язганны без күрми, кем күрсен инде, — ди укытучы әнисе Роза Петровна, — Күңелемне «гәүдәсе туган җиребезгә кайтты әле», дип тынычландырам».
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев