Туганайлар

Татарстан

16+
Безнең геройлар

28 яшьлек Георгий Бикеев — утлар, сулар кичкән ветеран

Түбән Кама районының Байгол авылы егете Георгий Бикеевка повестка махсус хәрби операция башланып, мобилизация игълан ителүгә үк килә. 2025 ел башына кадәр ул махсус операциядә дрон операторы булып хезмәт итә.

«Безнең сугышчан хезмәткә шундый югары бәя биргәнегез өчен рәхмәт. Бу бүләк —командирларыбызның, Татарстан хәрбиләренең барысының да хезмәтен бәяләү. Безгә ныклык биргән ярдәм өчен, республика халкына, хөкүмәткә һәм, шәхсән, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка рәхмәт. Без барыбыз бергә — зур көч. Без җиңәрбез». 

Бу сүзләр — Георгий Яковлевичныкы. Ул аларны төгәл ике ел элек, Казан Кремлендә үзенә дәүләт бүләге тапшырылганнан соң җиткергән рәхмәтендә әйтте.

Чандыр гәүдәле яшь егетнең ныклы адымнарыннан, гимнастеркасына медаль беркетүче Рөстәм Миңнеханов белән сүз алышуыннан, тантанада трибунадан ясаган чыгышыннан ук үзен ышанычлы тотуы күренеп тора. Яшь кенә булса да, олы тормыш кичкән ирләрдәй тоелды ул. Һәр секундта гомеренә куркыныч янаган хәрби шартларда ир-егетләрнең кырыс һәм җитди булуы гадәти хәлдер. Рөстәм Нургалиевич, махсус операция барышында хәрби бурычны үтәүдә күрсәткән батырлыгы өчен, Георгийга «Татарстан Республикасы каршындагы хезмәтләре өчен» ордены медале тапшырды. Ул вакытта рядовой Георгий Бикеев мотоукчы полкында хезмәт итә иде... 

Байгол егете Георгийга повестка махсус хәрби операция башланып, мобилизация игълан ителүгә үк килә. 2022 елның көзеннән алып 2025 ел башына кадәр ул махсус операциядә дрон операторы булып хезмәт итә. Быел 25 февральдә каты яраланып, озак вакытлар госпитальләрдә дәваланган Георгийны махсус табиблар комиссиясе хәрби хезмәткә яраксыз дип таба. Ул әле күптән түгел генә комиссовать ителде. 

Махсус хәрби операциядәгеләрнең күпчелеге шикелле үк, Георгий да үзе, хәрби шартлардагы тормышы турында сөйләргә яратмый. Ул хакта Бикеевның сугышчан бүләкләре ачык сөйли. Георгий Яковлевич алты медальгә лаек булган: «За воинскую доблесть», «За отвагу», «За храбрость», «За укрепление обороноспособности страны», «Участник СВО» һәм «За заслуги перед РТ». Ут эчендәгеләрнең исән-сау алга хәрәкәт итүе карендәшебез Георгийның төгәллегенә, секундлар эчендә дөрес карар кабул итә белүенә бәйле булган. Үз җаваплылыгындагы сугышчылар сафында югалтулар булмавы аның үзенә ышанып тапшырылган бурычны намус белән үтәгәне турында сөйли. Бер генә мисал, 430нчы полк дошман оборонасын өзеп, Угледарны азат итүгә нигез салган бер вакытта, аларның расчеты куелган хәрби бурычны батырларча үти. «За отвагу» медале Георгийга шул вакытта үзенә йөкләнгән катлаулы заданиене үтәгәндәге кыюлыгы һәм фидакарьлеге өчен бирелгән. Бу хакта 29нчы гвардия гомумгаскәр армиясенең «Знамя Победы» газетасы шушы елның 1 февралендә язып чыккан. Мотоукчы полкы рядовойларының пилотсыз авиация үсеше һәм аның хәрби хәрәкәтләрдәге әһәмияте турындагы уй-фикерләренә багышланган ул язма. Аның тулы бер битен БПЛА расчётыннан карендәшебез, Байгол егете белән әңгәмә алып тора... 

Махсус хәрби операция ветераны Георгий Бикеев гражданкадагы тормышка акрынлап ияләшеп килә. Кайтуына ук, үзе эшләгән предприятие җитәкчесе аны кабат үз урынына, инженер эшен дәвам итәргә чакырган. Әмма НХТИның соңгы курс студенты Георгий башта укуын тәмамлап, диплом алырга ниятли. Аның әле икенче югары белем алу уе да юк түгел. 

— 60 яшемдә Георгий сроклы хәрби хезмәткә алынган иде. Амур өлкәсендәге Благовещенск шәһәрендә, мотоукчы гаскәренең танкка каршы ракета идарәсендә хезмәт итте. 65 яшемдә инде улымны СВОга озаттык. Әбисе Александра аны озатканда, «син кайтканчы торсам иде», дип калган иде, Аллага шөкер, көтеп җиткерде. «Әби, мин кайттым» дип, үзенә иелгән Георгийның кулын кысып, озак җибәрми торды. Атна-ун көннән соң, 94 яшендә күзләрен мәңгегә йомды, — дип хәрби хәрәкәттә катнашкан улы, тормышлары турында сөйли Яков Бикеев. — Махсус операция башлангач, «әгәр сезнең чорда шундый хәл булса, әти, син нишләр идең», дип киңәш сорады. Без совет чорында яшәдек, патриотик тәрбия алдык. Шулай булгач, Ватан каршындагы бурычны үтәр идек. Шулай уйладым, улыма да шулай дип әйттем. «Мин дә качып калырга җыенмыйм, повестка килсә, барам», диде улым. Ул хәрби бурыч үтәгән вакытта безгә ничек авыр булганын хатыным Зоя белән икебез генә беләбез. Ходайга шөкер, сәламәтлеген югалтып булса да, кайтып күзебезгә күренде. Тыныч тормышта да төпчегебез Георгий үзенең лаеклы урынын табар. Туган җирдә тырыш хезмәт белән көн күргән Бикеевлар ыруы дәвамчылары бит улларыбыз».

Зоя һәм Яков Бикеевлар гомер буе авылда яшиләр. Яков совхозда төрле җитәкче урыннарда эшли, ә Зоя бухгалтер була. Яков — Байголныкы, хатыны — Кече Җирекле кызы. Уллары да, үзләренә охшап, авыл тормышына тартылалар. Олысы Евгений да, уртанчысы Илья да гаиләле, хатыннары — керәшен кызлары. Бүгенге көндә өлкән Бикеевлар — алты оныкның яраткан әбисе, бабасы. Яңа 2026 елга кергәндә өлкән Бикеевлар байлык та, оҗмахтай матур илләргә сәяхәт турында да уйламыйлар, аларның хыяллары зурдан: ата-аналарның җаннары — тыныч, ә балалар һәрвакыт янәшәдә һәм исән-сау булсын. Георгий СВОда чакта өч яңа елны ут йотып каршылаган Бикеевларның бу теләгенә кем генә кушылмас икән?!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев