Елизавета Чернова Бөек Ватан сугышында элемтәче булып хезмәт иткән
Елизавета Николаевна 1924 елда Мамадыш районы Колышчы авылында туган. Әтисе Николай абыйны (ул да Бөек Ватан сугышы ветераны) Усали авылында урнашкан почтага начальник, әнисен телефонистка итеп билгелиләр. Усали мәктәбен тәмамлаган кыз Бөек Ватан сугышында элемтәче булып хезмәт иткән, аңлашылганча, аңа элемтә эше таныш булган инде. Оныгы Рәйсә апа Шәйхетдинова – Елизавета Николаевнаның бертуган сеңелесе Зоя Николаевна кызы: “Әни Берлинга барып җиткән Лиза апагыз ул!- дип горурлана торган иде , - дип сөйли, - Кызганыч, әнидән дә, Лиза ападан да сугыш турында, сөйләтеп калмаганбыз шул.” Сугыштан соң Елизавета Николаевна Мамадыш педучилищесын тәмамлый. II дәрәҗә Ватан сугышы ордены кавалеры Чернова Е.Н. 1991 елда Казанда үлә, Усали авылы зиратында җирләнгән.
Лидия Пасыева, Мамадыш районы Усали авылы.
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев