Архиповлар гаиләсеннән өч кеше сугышка китә
Безнең бабаебыз Беренче һәм Икенче Бөтендөнья сугышларында катнашкан. Бу фотосүрәттә иптәшләре белән өченчесе безнең бабай Архипов Александр Семенович (1893 елгы) сүрәтләнгән.
Бер өйдән өч кеше сугышка китә. Олы малае 1918 елгы Архипов Семён Александрович хәбәрсез югала. Минем папа Архипов Петр Александрович ( 1926 елгы) 38 полкта рядовой була, Польшадан яраланып кайта. Бабай Берлинга кадәр барып җитә, Жуков җитәкчесендә "Катюша"да атучы була, исән-сау кайтып җитә. Әби Мария Даниловна (1901 елгы) герой-ана 9 бала үстерә.

Фоторәсем 1946 елда ясалган. 1 рәттә әби белән бабай, Нина (1941), Полина (1939), Евдокия (1936). 2 рәттә - Федора (1924), Папа (1926), Анна (1928).
Вера Архипова, Теләчә районы Петровский авылы
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев