Туганайлар

Татарстан

18+
Белемнек

Христосның күккә күтәрелгән көнендә укылырга тиешле үгет

Вознесение Пасхадан соң кырыгынчы көнне бәйрәм ителә. Иисус Христос терелеп торгач, җирдә кырык көн торган. Кырык көн эчендә ул өйрәнүчеләренә күренеп, сөйләшеп, аларга Күк патшалыгының җәшерекләрен аңлаткан.

Эй туганнар! Мин сезгя бӧгӧн ниндей бяйрям икянне кыска гна aйтеб бирейем. Бӧгӧн Iисусъ Христосъ кюккя кютярелгян  кӧн. Христосъ yлгяненнян терелеб торгач, жир oстендя кырык кoн торган. Кырыгынчы кoннo апостоллар барысы да Iерусалимда бер oйгя жыйылганнар икян. Iисусъ аларга шунда калдык табкыр кюренеб, кюб нястя турысында сoйляб, барысы белян дя бяхилляшкян. Аннары аларны Iерусалимнан алыб чыгыб, Елеонъ тауына алыб менгян, шунда Ул аларны бахиллягян. Бахиллягян чакта, алардан кюккя кютяреля башлаган, жакты болот килеб, Аны алар кюзеннян жяшергян. Iисусъ Христосъ, кюккя кешелеге белян кютярелгян, Аллалыгы белян тoгoл, aммя Аллалыгы белян ул aр-кайчан дя кюктя торган, казер дя, дoнья беткянче дя, дoнья беткяч жалан шунда торор. Iисусъ кюккя кютярелгяч, Алла Атаныn уn жагына утырган. Алай дейеy, Алла Ата Iисусъ Христоснын кешелегеня дя кыуатын, ололокны, данны Yзенеке хатле биргянне aйтеy була. Алай булгач, хазер без Коткарыучыбызны кюктя диб белябез. Коткарыучыбыз кюктя булгач, без дя уйыбызны, кюnелебезне кюккя тотойок. Анын денен тотоучылар булгач, Христосъ жанында, Ул тора торга урында булырга тырышыйык. Башы кайда булса, саннары шунда була ич, шулай, безне башыбыз Христосъ, без Анын саннары, шунныктан Ул кайда булса, без шунда булырга тейеш. Чит жирдя жoрoyче кешенен тыуган жире, yскян иле ничек исеннян китмей тора, шулай без дя кюкне исебездян жибярмей  торойок. Апостолъ aйтя:  “Без барыбыз да чит жирдя жoрoyчеляр, торорыбызга бер тoб калабыз жук, aммя буласыны уйлыйбыз, безнен тoб жиребез кюктя, шуннан без Коткарыучыны  кoтябез,” дей. Без жирне бик сoябез, aммя уйлаб карасаn, аны шул хатле сoярлек ней табарбыз, аnар шул хатле биренеб, аннан кюб ме рахятлек алабыз? Без байлык, рахятлек эзлейбез, бер кoн эчендя aлля ничягя тoрляня торган байлыкта ней кыуаныч табарсыn? Кемне гня алсаn да, кай турыдан гна уйласаn да, жирдя тулы сoйoнoч, кыуаныч табмассыn. Беряy сау, таза торганда кисяк кня чирляб китя; беряy байлыкта, рахятлектя торган чагында гна бяля, каза кюреб, бик нужага кала. Беряy беряyне айыблаб, аны хoкoмгя биря. Беряyнен жя атасы, жя анасы, жя катыны, жя балалары yлеб китя; беряy бер турыдан, икенчесе икенче турыдан жылый, кайгыра, абтраб, жoдяб кала, ней эшляргя белмей. Без жирне бик сoйсяк тя, жирдя тулы рахятлек  жук икянне шушындый эшляр бик айырмачык кюрсятяляр. Алай булгач, мыннан ары жирдя ич тя yляр кебек булмый торорга тейеш тoгoл. Жирдяге рахятлеккя чамадан тыш кюnел салыб, Алла Христоснын кюктя буласы рахятен онотмыйык. Гумеребезне жирдяге байлык артыннан гна жoрoб уздырмыйык, aммя бигеряк кюктяге байлык турысында уйлыйык, малыбызны анда жыярга тырышыйык. Кюккя кютярелгян Христосъ безнен oчoн кюктя тыныч, рахят урын aзерляб куйган, шуны алыр oчoн, жирдя чагыбызда тырышыйык, жирдягеnяр артык кюnел салмыйчан, кюктягене уйлаб, уйыбызны шунда тотойок. Аллага жараулы эшлярне кылыб, Ул кушканча торойок, aр-кемгя пайда китереб, жакыныбызнын котолыу турысында сагыш тотойок. Бяля-каза, кайгы-хасрят тoшся, зарланмый тюзейек, тюземнек, чыдамнык кюккя меnгеря торган иn арыу жул. Бик тыныч торсак та, бай булсак та, Алланы онотмойок, Аннан арты кич нейне сoяргя тырышмыйык. Ней кылсаn да, бу эшем жарый микян Аллага, Анын бойорокларына карышы килмей микян диб, yзебезне-yзебез  aледян-aле тикшереб торойок. Шулай торсак, отородан-оторо кюккя жакыннашырбыз, жирдя торсак та, кюктягеляргя ошашырбыз, yляр сягятебез житкяч тя, aжялдян курыкмабыз.

Ходайыбыз кюктя, Алла Атанын уn жагында утыра. Алай булгач, безнен ничек оло, ничек кыуатлы булышыучыбыз бар. Анын бар кайгыларны, хасрятлярне бетерергя, абтраганга-жoдягянгя булышырга кыуаты бар. Жазыкларга чырмалыб бетсяк тя, Ул yкенеyчегя барын да кичеря; усаллар, дошманнар жoдятся дя, Ул аларнын барысын да жиnя, кешелярне тoгoл, Ул шайтаннарны да кюктян тамукка кыуыб тoшoргян. Христосъ Аллабыз булышыуы арткылы жакшы эшляр кыларга кыуатыбыз житмяслек ич ней жук, чын кюnелдян инялеб теляyчене Ул aр-кайчан да эшетеб, кайгысында-хасрятендя аnар булыша. Бу кыуатлы Булышыучыбызга aр-кайчан да инялейек, булышырына oмoт тотоб, чын кюnелдян ышаныб соройок, шулай итсяк, Ул безгя булышмый, сораганыбызга бирмей калмас.

Христосъ Аллабыз кюктя Алла Ата белян, Святый Тын белян ололок урынында утыра. Ул шуннан безнен жакшылыгыбызны, жаманныгыбызны да барын кюреб, барын да белеб тора. Жакшы эшляр кылганнарыбызга арыу урын, сoйoнoчлo урын aзерлей, aммя жазыклыларга Ул кушканны кылмый, Анын законын тотмой гумер итеyчеляргя, yз пайдасына гна тырышыб, кешегя пайда китермягянняргя, азгынныкка салынганнарга, кябенен таза кoйo сакламаганнарга, кябен кыймый, бергя кушлыб тороучыларга, атна кoннярне, бяйрям кoннярне кадерляб уздырмаганнарга, оятсыз сoйляшеб, сyгенеб жoрoyчеляргя, талаучыларга, урлаучыларга бик каты хoкoм итяр, аларнын барысын да кара кюрмешле усал шайтаннар белян бергя тамук утына салыр. Дoрoс, шундый бик оло жазыклы кешелярнен дя бу дoньядя бик арыу, бик бай торганнары бар, кайгы-хасрят, бяля-каза кюрмей гумлярен уздыралар. Мыны Алла кюрмей, белмей диб уйламагыз. Алла барын да кюря, барын да беля, жазыкларына кюря жазасын кюрсятергя дя кыуаты житя, Алла аларга тюзя, тукта-кайтмаслар мы, тяyбягя килмясляр ме, жазыкларына yкенмясляр ме диб кoтя. Христосъ Yзе aйткян: “Беряyнен да жазыклы кoйo yлеyен телямейем, aммя жазыгыннан кайтыб, тяyбягя килеyен телеймен,” дигян. Алланын безгя шушы хатле изгелек итеб, Коткарыучыбызнын тюзеyеня тау итейек. Aгяр дя бер-бер тoрлo жазыкка бяйлянгян булсак, аны кылыудан тыйылыйык, кюккя кютярелгян Христосъ безнен бар жазыкларыбызны да, уйлаган уйларыбызны да белеб, кюреб тора, шуnар тяyбягя килейек. Шушы aле бездян кюккя кютярелгян Iисусъ тагы жиргя килер, бездян барыбызнын да анда жауаб алыр, шул чакта Аnар ней aйтербез, ничек жауаб бирербез диб, yлясебезне, калдык сорауны исебездя тотоб, дoньядя чагыбызда, жаныбыз тянебездян чыкканчы бар жазыкларыбызны aрчейек.

Эй туганнар! Шушылай диб уйлаб Христосны карышы алырга aзер торойок. Уйыбызны, кюnелебезне алырга aзер торойок. Уйыбызны, кюnелебезне жугары - Христоска кютяреб, Аннан булышыулык телейек, дoньядя торсак та, бoтoнняйек дoньягя биренмейек, aммя кюкне, анда aзерляня торган мяnге рахятлекне алырга тырышыйык. Мяnге тормошны алырга тырышыучыны Ходай бик жарата, Ул шул безне кютерейем диб, Yзе кюктян жиргя килгян. Аминь.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев