Ходай Иисус җиргә кешелекне коткарыр өчен килгән
Христос туасы атнада әйтеләсе үгет.
Әй, туганнар! Менә без тагын Коткаручыбыз Иисус Христосның тууын – Рождествоны искә алырга торабыз. Бу киләсе бәйрәмне сөенеч белән каршы алырга тиешлебез. Ни өчен, диярсез. Дөньяны булдырып, Үз иркендә тотучы күктәге Патша без кешеләрнең дошманлык кылучы шайтан кулыннан, җазыкланып харап булудан коткарыйм, дип, җиргә килгән, тәнләнеп, кешеләр арасында күренгән, Алла Патшалыгының дөреслегенә өйрәтеп, шул дөреслек өчен күп читенлекләргә, азабларга, калдыгында качка кадаклануга түзгән.
Кодрәтле Атабыз безне ни өчен коткарасы итте икән? Әллә без кешеләр Алла алдында шулай ук тиешле булды микән? Юк, туганнар, һәркайсыбызга билгеле: безнең үз куатыбыз белән җазыктан бөтенләй котылыр хәлебез юк. Адәм белән Ева җазыклангач, кеше заты бөтенләй үзгәргән: Алла урынына, күбесенчә шайтанга, усаллыкка хезмәт итә башлаган, Булдыручысыннан отыры-отыры читкә авышкан, бик адашып, үзен җазыкка кол иткән, котылырга амәле калмаган, кеше бик интеккән. Шулай булган адәм затына яңа юл күрсәтер өчен, Үзенең мәңге рәхәтенә кертер өчен, без бичараларны кызганып, чиксез сөюлегеннән данлыклы Патшабыз дөньяга килгән. Алай бугач, бу киләсе безгә зур сөенеч. Соң безнең сөенечебез шулай ук зур микән? Кайсыбызга, туганнар, зур сөнеч, һәм кайсыбыз моңар сөенми, куанмый.
Һәрбер әзерләнүче кеше бәйрәмне сөенеп көтеп тора, җан куанычы белән аны уздыра; әзерләнмәгән кешенең күңеле үзгәрми. Соң без ничек әзерләнергә тиеш? Бу турыда Коткаручының Үзенннән өлге алыйк: Ул ни өчен җиргә килгәнне без инде аңладык: без интеккән бичараларга Алла Атаның изгелеген бирергә килгән дидек, һәм тулысы белән биргән дә. Туганнар, без дә хәлебездән килгәнчә, игелекле булырга тырышыйк: ач-җалагачка булышыйк, кайгылыларның кайгысын сөенечкә алыштырырга тырышыйк, дөреслеккә генә хезмәт итеп, һәртөрле ялганны үзебездән куып җибәрик. Шулай итсәк, Коткаручыбыз Вифлеем көтүчеләренә, җондызчыларга Үзен белгерткән күк, безне дә Алла менә Үзе өндәп, сөендерер, һәртерле изгелегеннән буш калырмас.
Әй, Ходай! Без тиешсез мәндәләреңне, Сиңа ышанып Синнән котылырга тотучыларны Үзең яктыртып тазарт, Син бер генә изгелекле, кеше сөюче шул. Аминь!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев