Ходай җазыклыларны мәңге үлемнән йолар өчен килгән
Әй, туганнар! Алла Улы Иисус Христосның җиргә килүенең сәбәбе – җазыклыларны йолар, aдәм затын мәңге үлемнән коткарыр һәм Алла Атаның Адәм белән Евага әйткән сүзен җиренә китерер өчен булган.
Коткаручыны көткәннәр
Иң башта, Алла кешене җазыксыз итеп булдырган. Беренче кеше – Адәм, ә хатыны Ева исемле булган. Ходай аларны җомак дигән асыл бакчага кертеп урнаштырган да, боерык биргән: “Менә сез бакчадагы бар агачларның җимешен ашагыз. Тик бакча уртасындагы яхшыны-яманны белдерә торган бер агачның гына җимешен ашамагыз! Аннан җимеш ашарга рөхсәт юк! Әгәр дә ашасагыз, шул көнне үк үләрсез”.
Шайтан, Аллага үч итеп, кешенең җомакта бик рәхәтлектә торганына көнчелеге килеп, елан эченә кергән дә, Алла җимешен ашарга кушмаган агачка менеп, чормалып торган. Бер вакыт Ева шул агач төбенә баргач, елан аңа әйткән: “Алла сезгә җомактагы агачларның берсеннән дә җимеш алып ашарга кушмаганы чынмы?” Ева аңа: “Юк, Алла безгә менә шушы агачтан гына ашарга кушмады, үләрсез, диде”. Елан шунда: “Юк, сез бу агачның җимешен ашасагыз үлмәссез. Үлү түгел, үзегез Алла күк булырсыз, Алла хәтле белерсез. Алла сез яхшыны-яманны белмәсен, Үзеннән дә олы булмасыннар, дип кенә, сезгә бу агачның җимешен ашарга кушмады”, – дигән.
Ева, елан сүзенә ышанып, җимешне ашаган, аннары Адәмгә дә биргән, ул да ашаган. Шулай итеп, Адәм белән Ева, шайтан котыртуына алданып, Алла боерыгыннан язганнар, мәңге үлем белән үләргә тиеш булганнар. Алар тәүбәгә килеп, елашканнар, кайгырганнар. Алла аларның елаганын күреп, жәлләп: “Сез җазыкландыгыз, боерыгымннан яздыгыз, Миңа ышанмадыгыз, шайтанга ышандыгыз. Инде никадәр еласагыз да, бу языктан үзегезне кокара алмассыз. Шулай булса да, мин сезне жәллим, җазыклардан йолар өчен сезгә Коткаручыны җибәрәм, Ул хатын затыннан туар. Ул сезне үлемнән коткарыр, Коткаручы киләсе дип ышанып, өмет тотып торыгыз, ышансагыз котылырсыз, ышанмасагыз, котылмассыз”,– дигән.
Адәм атадан башлап, иске закондагы кешеләр Коткаручы киләсе дип көтеп торганнар. 5508 ел үткәч, Изге Кыз Мариядан Коткаручы Христос туган. 30 яшендә Иордан суында чумылган, шуннан соң халыкларга Алла Патшалыгы турында сөйли башлаган. Бик күп кодрәтләр кылган.
Христосның бу ару эшләрен күреп, архиерейлар, фарисейлар, халык башлыклары, Аңа ачулары килеп, Аны үтерергә әмәл эзли башлаганнар.
Христосның азаплары
Олы Четверг көнне Иисус, өйрәнүчеләре белән, Иерусалимдагы бер гүрнәчәдә җәшерек Ашы ашаганнан соң, бер бакчага киткән. Шунда Аның эче поша башлаган. “Сез монда торыгыз, мин тегендәрәк барып, теләк итәм”, – дигән өйрәнүчеләренә. Шул вакытта Ул, без җазыклыларны мәңге үлемннән йолар өчен күрәсе азапларын, чыдасы кыеннарын алдан белеп, Үзенә ни буласын барын да алдан күреп, җанына тынычлык табар өчен, каны акканчы тезләнеп, Үз Атасына келәү иткән, Аннан түземлек сораган. Теләк итеп бетергәч, өйрәнүчеләре янына барганда, алар йоклап киткәннәр. “Минем белән бер генә сәгать тә уяу тора алмадыгызмы? Торыгыз, сәгать якынлашты, Адәм Улы җазыклылар кулына тотып бирелә”, – дигән.
Христос бу сүзләрне әйтеп бетерүгә үк, солдатлар, фарисейлар, архиерейлар белән Иуда килеп керә. Шулай итеп, Христосны сатучы – Үзенең иң якын өйрәнүчесе, Аның сүзләрен, кылган гамәлләрен күргән Иуда булган. Ул бакчага кергән, Христоска якынлашып: “Өйрәтүче, сөен!” – дип кулып үпкән һәм Аны 30 көмеш тәңкәгә саткан.
Солдатлар, бурны тоткан күк, Христосның кулларын бәйләп, хөкемгә алып киткәннәр. Архиерейлар йортына җыелган халык: “Ул – үтерелергә тиеш”, – дип кычкырып торган. Хөкемннән соң, суык төнне аны чыгарып, каравылларга солдатлар куйганнар, мыскыл иткәннәр: йөзенә төкергәннәр, кыйнаганнар. Голгофа тавына качка кадакларга алып киткәннәр. Христос җәберләүдән талчыккан булган, ләкин аны берсе дә жәлләмәгән, азап өстенә азап артысын дип, Аңа авыр кач күтәрткәннәр. Шулай итеп, Христос Үзе кадакланасы качны җилкәсенә салып, күтәреп барган. Егылган, кыйнаганнар, Ул барысына да түзгән.
Тауда аны качка күтәреп, аяк-кулларына озын кадаклар какканнар. Колачын җәеп, асылынып торган чагында, Ул сөекле Анасының, өйрәнүчесе Иоанның, миро алып килүче хатыннарның акырып елаганын күреп, Анасын жәлләп әйткән: “Әй, Әни! Менә бу – синең улың!”
Кач яныннан узучылар: “Үзеңне үзең коткар. Әгәр Син Алла Улы булсаң, качыңннан төш”, – дигәннәр.
Шул чакта, Христос: “Әй, Аллам! Син мине ник ташладың?!”– дигән. Азапланганда Аның тамагы кипкәч, ул: “Сусадым”, – дигән. Берәү су бирсә дә, Ул аны эчмәгән, татып кына караган.
Аның азаплануларын күрәсе килмичә, кояш та чыкмаган, көн уртасы булса да, караңгы булган, ташлар ярылган, җир тетрәгән, таш каберләр ачылып, изге кешеләр терелеп чыккан. Шул чакта, Иисус күккә һәм җиргә карап, барлык эшләрен кылып бетергәнен аңлап: “Булып беттеләр”, – дигән. Аннан кычкырып: “Әй, Әтей, тынымны Синең кулыңа тапшырамын”, – дигән дә, башын салындырып, тынын чыгарган.
Әй, туганнар! Иисус безгә шулкадәр изгелекләр кылган, безне мәңге азаптан, үлемнән коткарган, без дә Аңа чын күңелдән ышанып торыйк, тау итик. Христос Аллабызга: “Әй, Ходай, озак түзгәнеңә шөкер, әй, Ходай, Патшалыгыңа кергәч, мине дә исеңә ал”, – дип, инәлик.
“Үгет” кенәгәсеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев