Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Белемнек

Үгет: Усал тынга, яман шайтанга каршы торыйм, аны җанымнан куыйм дисәң – ураза тот

Олы уразаның дүртенче атнасында әйтелгән үгеттә – шайтанның кешене ничек азаплавы; һәм шул шайтан керткән начар уйларны ураза тотып, келәү итеп чыгарып булуы турында.

Үгет үзгәртелмичә, чиркәү-керәшен язуында бирелде. Аны Татарстан Митрополиясендә керәшен духовная миссиясен үстерү бүлеге җитәкчесе Павел әтей Чурашов әзерләде.


Бу затны тик теляк белян ураза арткылы гна чыгарырга мӧмкин (Мк. 9, 28).

Iисусъ Христосъ тыуган багытларда жир ӧстӧндя женне кешеляр бик кюб булганнар. Анын сябябе шунныктан булган: шайтан ӱзенен курга калырын алдан белгян, “дӧнья кешелярен Коткарыучы озакламас, тиз килер, Ул килгяч, миҥа рят бетяр, азабланыуы, качка кадакланыуы, ӱлеб, ӧчӧнчӧ кӧнӧндя терелеб тороуы арткылы Ул мине курга калдырыр” диб, aдям затына зыян китерергя, азаб кюрсятергя бар кӧчӧ-куаты белян жабышкан. Ул заманнарда шайтаннар кеше эченя меҥняб-меҥняб кергянняр. Шулай итеб, аларны кот чыккыч азаблар белян азаблаганнар. Бӧгӧн Евангелiедя укылган женнянгян жегетнеҥ дя азабы шушылай бик жаман булган. Усал шайтан аны кюб табкыр утка, сыуга ташлаган, сыҥрау дя иткян, телсез дя калдырган, атыб-атыб ташлаган, аунатыб, тягярятеб жӧрӧткян, ауызыннан ак кюбекляр китерткян, тешлярен шакырдаттырыб, ӱлгян кеше кюк итеб калдырганчы азаблаган.

Iисусъ Христосъ анын атасынын ышаныуын, чын кюҥелдян ӱтенеӱен кюреб, женнянгян сыҥрау, телсез жегетне жялляб, сюзен ӓйтеб кня, аны тӧзяткян, эчендяге женен дя кыуыб чыгарган. Ул кеше бу женне улын Iисусъ Хритоснын ӧйрянеӱчеляреня алыб барган икян, тик алар аны тӧзятя алмаганнар. Апостоллар бу жегетне нейлектян, тӧзятя алмаганнар икян? Бу жегетнен эченнян жен ней сябяблей чыкмады икян? Мыҥар карышы Iисусъ Христосъ ӓйткян: “Бу затны тик теляк белян, ураза арткылы гна чакырырга мӧмким”.

Эй туганнар! Усал тыҥга, жаман шайтанга карышы торойом, аны жанымнан кыуыйым дисяҥ, ураза тот, теляк теля, бютян ӓмял аны жиҥя алмассыҥ. Казерге заманда да ӓӱялеге замандагы кюк, шайтаннын кешене азаблаб, шундый эшляр кыларга жегяре житя микян? Житя, алай булса да элгярегечюк тӧгӧл, бу заманда женне кешеляр элгярегедян аз, азабланыучылар да кюб тӧгӧл. Нейлектян? Христосъ Ӱз иркеннян азабланыу, качка кадакланыуы, ӱлеб, ӧчӧнчӧ кӧнӧндя терелеб тороуы арткылы, шайтаннын элгяреге кыуатын бетергян. Алай булса да, шайтан бик усал, анда ич-тя ӧмӧт жук, аҥар да карамый, мыны да тыҥнамый, ӓӱялеге кюк булмаса да, казерге заманда да ич туктаусыз тырыша, дӧнья беткенче ӱз эшен кылыр, бар иптяшляре белян быгауланыб, тамук тӧбӧня ташланыб биклянгенче, адям затын алдалаб, ӱзеня эяртергя тырышыр. Казерге заманда тянгя, санга ӓӱялеге кюк зыян салмаса да, уйыбызны, кюҥелебезне караҥгыландырыб, бик кюбебезнен жанын ӓрям итергя бик тиз ӧлгӧря. Анын былай кыланыуынын, без aдямнярне алдаларга жӧрӧӱнен сябябе, торганы Христоска карышы килергя уйлаган уйы. Анын эшляреня, сӧйлягян сюзляреня, азабланыуына, качка кадакланыуына, безне мяҥге кӓгярдян жолганына ышанмасыннар, жомаклы булмасыннар, ӓммя ӱзляре белян мяҥге азабка биклянсенняр диб, безне Христостан биздерергя тырыша, aр-кемнен кюҥеленя жя ней, жя ней салына. Беряӱгя ӓйтя: нейгя бу хатле тырышасыҥ? Нейгя жазыкларга ӱкенясеҥ? Алла изгелекле ич, Ул Ӱз мяндясен Ӱзе ӓрям итяр меней дей. Кайсысына: нейгя чиркяӱгя барасыҥ? Сине чиркяӱ коткарыр меней, анда барганнар да бер тӧрлӧ, бармаганнар да шул кӧйӧ, дей. Кюбесеня: нейгя ураза тотоб интегясеҥ? Ач тороб, ӱз саулыгыҥа ӱзеҥ зыян китереб, гумереҥне кыскартасыҥ? Синеҥ бютян арыу эшляреҥ дя кюб, сиҥа шул да житкян, бер кеше барын да кылыб бетермяс, дей. Шулай итеб, ӓр-кемгя жя бер турыдан, жя икенче турыдан, кюҥеленя жаман уй салыб, Аллага тейешле арыу эшляр кылыудан тыярга тырыша.

Эй Христосъ денен тотоучылар! Ӓгярдя усал тын, жаман шайтан сине алдалаб, кюҥелеҥя жаман уйлар сала башласа, абтраб жӧдяб китмя, ӓммя теляк теляргя, ураза тоторга, арыу эшляр кылырга тырыш, шулай итсяҥ, ул синнян качар. Теляк теляб, ураза тотоучыдан ул ӓр-кайчан да курка. “Кем теляк итеб ураза тотса, анын жилдян дя жиҥелряк ике канаты була”,- дей изге ата Iоаннъ Златоустъ. Теляк иткян кеше, жаманнык кыларга жӧрӧӱче шайтаннан жырак очоб кит. Нейлектян алай икян? Нейлектян шайтан да аннан, ул да шайтаннан кача икян? Шунныктан: теляк белян кеше Алланыҥ Ӱзеня жакыннаша, Святый Тын кыуатына тулылана. Святый Тын торган жирдя усал тынныҥ торор хале жук.

Чын кюҥелдян ышаныб, теляк итеӱ ӱлгян кешелярне тергезя, чирлелярне сауыктыра, сыудан барыучыларны, жулчыларны саклый, уттан, кылычтан, ӓр-тӧрлӧ хӓтярдян коткара. Мындый теляк жаныбызны тынычлый, жамагатне татыу тота, ирле-катынны кешелярне берсеня-берсен сӧйӧкӧмнӧ кюрсятя, ага-энене, тута-сеҥнене татыу тота, чячкян игеннярне уҥдыра, эшлягян эшлярне алга жибяря. Изге святитель Алексiй Ордага барыб, теляк итеб, татар падшасынын катыны Тайдуланын сукырайган кӱзлярен тӧзяткян. Изге Василiй Великий ӱлярле булыб чирляб жаткан чагында, анын хален беляргя диб, бер бик оста докторъ килгян, ул докторъ еврей икян, Христосъ дененя кермягян икян.

Шул чакта докторъ изге Василiйга ӓйткян: “син шул сӓгяття ӱлярсеҥ гумереҥ бик аз калган”.

Изе Василiй ӓйткян: “ӓгяр дӓ син ӓйткян багытта ӱлмясям, син ней ӓйтерсеҥ?”

Докторъ ӓйткян: “ӓгяр дя мин ӓйткян сӓгяття ӱлмясяҥ, мин еврей денен ташлаб, син ышана торган Христоска ышанырмын, Анын дененя керермен”.

Изге Святителъ докторныҥ жанын мяҥге азабтан коткарасы килеб, ул кайтыб киткяч, чын кюҥелдян Аллага инялеб ӓйткян: “Эй Ходай, бу еврейны тамуктан коткарыр ӧчӧн, аннары Ӱз исемеҥ данналыр ӧчӧн, мине бер ауык багытка исян тот”. Ходай Ӱзеня жараулынын теляген эшетеб, аны сау тоткан. Докторъ изге Василiй жанына кабат килгяч, анын тере икянен кюреб, исе китеб, ней уйларга да белмей торган. Аннары кычкырыб: “оло Алла христiаннар Алласы, Аннан бютян Алла жук, еврей дене ташлыймын, аннан бизямен, чын денгя, Христосъ дененя керямен, мине бар жамагатым белян денгя кертеб чумылдырыгыз” диб, ӱтеня башлаган.

Изге Василiй тюшяктя бик ауыр жатса да докторга: “мин ӱзем сезне чумылдырыб, Христоска кушылдырым”, дигян. Шуннан суҥ докторъ бар жамагатын алыб чиркяӱгя килгян. Барын да ӓзерляб житкергяч, изге Василiй да чиркяӱгя барыб, бар калык алдында докторны да, анын бар жамагатын да чумылдырыб, Христоса кушылдырган. Аннары Литургiя келяӱен итеб, ышаныучыларга Христосныҥ Тяненнян, Каныннан ӧлӧш алдырган. Калыкка “Евангелiе кушканны кылыгыз, келяӱне тырышыб итегез” диб, ӱгет биргян. Ходайга бар кылган изгелекляре ӧчӧн тау иткян, аннары шул кӧннӧ тынычлык белян Аллага жанын биргян.

Эй туганнар! Теляк итеӱ Аллага жакыннаштырган кюк, ураза тотоу арткылы да кешенеҥ жаны, тяне жактырыла, усал няпесляр, азгын уйлары жукка чыга. Ураза тотоб, жанын, тянен чиста тотоулыны шайтан ич-тя сӧймей, ул ӱзе шакшы булгач, шакшы урыннарны гна сӧя, шундый урыннарда гна тора. Ураза тотоб, теляк теляб, ӱзен ныклаган кеше жанына килергя анын кыйыучынлыгы житмей.

Жаныбыз ӧчӧн теляк бик кирякле, бик зур эш. Yлям ӱсяргя чык ничек киряк, жаныбызга да теляк шулай киряк. Жангыр жаумаса, чык тӧшмяся, ӱлям ничек корой, ӓгяр дя жаҥгыр жауыб, чык тӧшся, чячяк атыб утыра, жаныбыз да теляк арткылы гел шулай була. Ней хатле телякне сӧйсяк, шул хатле Аллага жакыннашабыз, Аҥар сӧйкӧмнӧ кюренябез; ӓгяр дя теляктян бизсяк, уйыбызны, кюҥелебезне катыландырсак, жя иренсяк, Алладан да, Анын рахят жомагыннан да читкя китябез. Быларны белгяч, бу сюзлярне эшеткяч, теляк итергя, чиркяӱгя килергя, куйылган багытта ӧйдя келяӱ итергя дя иренеб, жалкаулыкка салынган туганнарыбызны ничек жяллямяссен? Чиркяӱгя дя бармагач, ӧйдя дя келяӱ итмягяч, аларны ничек кызганмыйсыҥ? Андый кешелярнен жаннары чыннабук бик мескен, бик бяхетсез. Жаҥгырсыз ӱлям, шиҥеб короган кюк, аларнын да жаннары кибеб беткян. Ӱзляре Алланы оноткач, Алла безне ташламас диб, ничек ӧмӧт тотарга тейеш? Изгелек сораб Аллага жалбармагач, нейгя диб Алла аларга изгелеген салсын?

Эй Ходай, безнен барыбызга да, Сине исебездян жибярмей, Син кушканча торорга безгя кыуат бир! Изгеляреҥя булышыб, алар белян торган кюк, безнен белян дя тор. Теляк теляргя, ураза тотарга тянебезне кыуат, жаныбызга сӧйӧӱлек бир, шунын белян без адям затына карышылык кылыучы шайтаннын жиҥсяк эйе, ӱлгяч мянге рӓхят жомагыҥа керсяк эйе. Аминь.

Фото: Тихвин чиркәвенең ВКонтактедагы группасыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев