Зурлау Эй тере итеӱче Христосъ, Сине зурлыйбыз, Ӱзеҥ изге Апостолларыҥа Атаҥнан жибяргян Святый Тыныҥны да кадерлейбез.
Тропарь: 8-нче кӧй
Даннаулы Син, эй Аллабыз Христосъ! Син балык тотоучыларга Святый Тынны иҥдереб, аларны белемнеккя оста иткян, аларга бӧтӧн дӧнья калыкларын тотторган. Эй кеше сӧйӧӱче, шӧкӧр Сиҥа.
Кондакъ: 8-нче кӧй
Жугарыдагы иҥеб, кешелярнен теллярен саташтырган чагында, Ул калыкларны айырган, ӓммя ул теллярне ӧляшеб биргян чагында, бар калыкларны да бергя кушылырга ӧндягян. Шунныктан барыбыз да бер уй белян Святый Тынны данныйбыз.
Нет комментариев