Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Белемнек

Теляк турында

Теляк жугары кютяреля, Алланын изгелеге тӱбян иҥя

Христосныкылар эшляренен иҥ зурысы теляк итеӱ.

Уйын кӧлкӧ белян уздырырга багыт табкач, теляк итяргя багыт табмыйсыҥмыный?

Теляк итясе килмягян кеше геня теляккя багыт табмый.

Бер телякче ӓйтя: кулыҥда эшеҥ, ауызыҥда телягеҥ булсын дей.

Ӏисусъ Христосъ, Миннян башка бер эштя кыла алмассыз диб ӓйтеӱе белян, эштян элеке теляк итяргя кушыуы ич.

Теляк итеӱ Алланын безгя башта биргян дяӱлятле; бӱтян дяӱлятне дя теляк арткылыгына алабыз.

Садака алыйым дигян сораныучы кулын сузыб торорга тейеш.

Аш ашыйм дигян бала ауызын ачыб торорга киряк.

Алла дяӱлятен аласы килгян кеше дя кул сузыб тороучыга ошаулы; кюктяге ашны кабарга диб, ауыз ачыб тороучыга ошаулы.

Теляк жугары кютяреля, Алланын изгелеге тӱбян иҥя.

Теляктян башка тыныбыз ачыгыб, кибенеб ӱлядер, дей (Златоустъ).

Ӓӱлеялярнен теляге ӱзебез жалан теляк итсяк кеня безгя пайда китеря.

Теляк итеӱне сӧймягяннек, Алланын Ӱзен сӧймягяннек була.

Теляк итясе килеӱне кӧтӧб торма, теляргя ӱзеҥне ӱзеҥ кыстаб куш.

Кюк патшалыгына кӧчян, кӧчянгянняргеня аны ала алалар, дей Ӏисусъ Христосъ.

Теляк итясе килеӱлек, теляк итеб торган чагында киля бигеряк.

Болоттан жяшен кюренгян кюк, теляктя чын жакты, чын аҥ кюреня.

Жакшылык кылырга кешегя Алла белян сӧйляшеӱлек булыша. (Златоустъ)

Телякне жакшы иткян кеше геня жакшы тора беля. (Августинъ)

Кайсы кеше теляк итяргя жазыклы кӧйӧ жабыша; телякне бетергян чагында дӧрӧскя чыгарыла.

Теляк телягян чагында чыгарган кюз жяше жан жыугычы; тик ней ӧчӧн жылаганыҥны теляктян суҥ исеҥя китер дей (Изге Нилъ Синайскій).

Бер сагят, жя ике сагят ӱткяч, теляк итеӱдян суҥ жылынган жылыҥнын сыуына башлаганын кюрсяҥ, тагынук теляккя тотоныб, сыуынганыҥны жылыт дей (Ӏоаннъ Златоустъ)

Син Аллага Алланын Ӱзен кюргян кюк булыб инял, Ул шул чагындук сине кюреб тора.

Ӱзеҥнен ней кыйланганыҥа, кем белян сӧйляшеб торганыҥа аҥыҥ сал. Теляк итеӱ жазыкланыу булмасын. Кюҥелеҥ теляккя катышмаган кӧйӧ теляк итеӱ, Алладан теляӱ тӧгӧл; Алла уйыҥа аҥын сала, ӓммя сюзляреҥя тӧгӧл дей. (Св. Петръ Дамаскинъ).

Инялеӱеҥне ӱзеҥ эшетмягяч, аны ник Алла эшетсен эйе дисеҥ, дей (Златоустъ).

Ӱзеҥ аҥ салмый телягян телягеҥя. Алла аҥ салыр диб уйлыйсыҥмный? Дей (Филаретъ).

Элеке ӱзеҥне ӱзеҥ тазартырга киряк, аннары таза белян сӧйляшерсеҥ дей (Григорій Двоесловъ).

Тӧтӧн кюзне ӓчеттереб кумачаулаган кюк, кеше усаллык иткянне истя тотоу да, теляктя торганда бик кумачаулый дей (Нилъ Синайск.).

Теляк итеӱгя тотонгончы жаныҥ ней эштя торган булса, теляктя чагында да шул эш искя киля.

Шуҥар кюря теляк багытында ничек торасыҥ кился, шуҥар ӱзеҥне теляк алдыннан тӧзятеб куй дей (Авва Исакъ).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев