Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Белемнек

Рождество уразасына керәбез

Ул җиде атна – бу елның 28 ноябреннән 2024 елның 6 январена кадәр дәвам итә.

Керәшеннәр өчен Христос тууы бик мөһим һәм куанычлы вакыйга, чөнки бу көнне кеше янына Алла үзе килгән. Аның бу килүе тавыш-тынсыз булган, беркайда да җир тетрәве, яшен яшьнәве ишетелмәгән. Христосны яратучыларга һәм аның тууына ышанучыларның йөрәкләренә дә Алла шулай сиздерми генә килә, ди отец Димитрий.

Рождество уразасы бик кырыс саналмый. Бу уразаның дәвамлылыгы төрле вакытта төрлечә булган. Кайчандыр Рождество алдыннан бер атна ураза тоткан булсалар, соңрак, монахлар йогынтысы белән, 40 көн дәвамында ураза тота башлаганнар, әмма таләпләре йомшара төшкән. Ураза Христос Рождествосы литургиясеннән соң тәмамлана, бәйрәм табыны рөхсәт ителә.

Рождество уразасында, Олы уразадан аермалы буларак, үлеләрнең тугызын, кырыгын уздырырга ярый. Табынны уразада рөхсәт ителгән ризыклардан гына әзерләргә кирәк.

Коры вакыты (кайбер як керәшеннәре уразаны “коры” дип атый) — бар нәрсәдән дә тыелып тору, шул исәптән, ризыктан да. Ураза җазык төшерә торган төрле гамәлләрне: хыянәт, җенси оятсызлык, кул уйнату һәм теләк, күңелдә булган начар уйларны кисәтә. Рождество уразасының төп асылы шул.

Ураза – имансыз торудан һәм Алла белән сөйләшүдән башка мәгьнәсез. Христианнар йөрәк һәм акыл чисталыгы өчен ураза тота. Вакыт узу белән, бу чисталык килгән вакытта, кеше һәрвакыт Алла белән элемтәдә торачак. Кешене төрле уйлар котыртып торса, ул Алла белән тиешенчә якыная алмаячак.

Рождество уразасы – тән һәм акыл арулыгы өчен. 

Тоткан уразаларыбыз тән һәм акыл арулыгы бирсен!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев