Покрау - көзге бәйрәм
Бәйрәм турында
14 октябрь – Покрау. Христианнар өчен Покрау – иң мөһим көзге бәйрәмнәрнең берсе. Ул авыл хуҗалыгы эшләренең тәмамлануы һәм кыш башлану белән бәйле.
Керәшеннәр исә бу көнне, кыска гына итеп, Покрау дип йөртәләр. Җир-Ананы хөрмәтләп, биргән уңышларына рәхмәт укып, корбан китерү, келәү итү бәйрәме булган ул. Элгәре “уҗым тавыгы” дигән йола да үткәрелгән. Һәр хуҗа, көзен, үзенең уҗым басуына барып, тавык суйган, башын җиргә күмеп калдырган. Һәр өйдә дә бу көнне покрау пирогы пешкән. Чиркәүләр ябылганчы, священник, үзе белән балалар и яртеп, өйдән-өйгә йөреп, иман җырлаган. Һәр йортта аңа көзге уңышлардан өлеш чыгарганнар.
Покрау элекке заманнарда, ел фасылының бер чорында, табигать үзгәрешләренә туры китереп үткәрелә торган бәйрәм булган. Покраудан соң халык бераз ял итеп ала, кунакларга йөрешә. Бу вакытта туйлар чоры да башлана. 14 октябрь көнне туй үткәргән парлар иң бәхетлеләрдән санала, чөнки Покрау өйләнешүчеләр юлына ак җәймә түшәүче булып тора.
Покрауда кызлар, йокларга ятканда, Ходайдан яхшы кияү сорый торган булганнар. Ә инде бу көнне чиркәүдә беренче шәм куйган кызга башкаларга караганда алданрак кияүгә чыгу бәхете татый, дип ышанганнар.
Покрау көненә карап, киләсе кышның нинди булуын билгеләгәннәр. Покрау көнне җил көнчыгыштан иссә, салкын кыш киләчәк, дип ышанганнар. Бу көнне төшкә кадәр көз булса, төштән соң кыш башлана. Шуңа күрә халыкта “Покрау үтте – кыш җитте” дигән әйтем дә бар.
Бяйрям турында
Покровъ дигян сюз татарча бӧркяӱ дигян сюз була. Христосъ денен тотоучыларны Христоснын Анасы изге Марія бӧркяб тороб, зур бялядян, кыйыннан коткарган.
Бу эш Христосъ тыуганнан суҥ 903 жыл ӱткяч булган. Шул багытта Арабъ калгы Грекъ калкыннан патшалыгын сугышыб, кӧчляб алырга жабышкан. Алар, сугыша-сугыша, Грекнын кюб калкын ӱтергянняр, кюб калаларын, кюб ауылларын жандырганнар. Греклар Константинополь каласында чиркяӱгя кереб, Ходайга инялгянняр: дошманнарыбызны жиҥяргя безгя булыша кюр, диб. Изге Кыз Маріягя дя бик инялгянняр. Шул кешеляр арасында бер Андрей атлы изге кеше дя булган. Аны бар кеше дя тилегя санаган. Ул ӱзе изге эш кылыб торган, аны кешегя белендермягян, арыу икяннеген кешегя белендермягян, арыу икяннеген кешегя белендермяс ӧчӧн, кеше алдында акылсыз кюк булыб жӧргян. Шул Андрей ӱзе гел ураза тотоб, кӧнӧ-тӧнӧ келяӱ итеб торган чагында, изге Андрей жугары таба караган: ауада изге Кыз Маріяне, анын ӓйлянясендя дя пӓриштялярне, пагамбярлярне, апостолларны кюргян.
Шунда изге Кыз Марія, калыкларны коткарыр ӧчӧн, Аллага инялеб торган: аннары ӱз бӧркяӱече белян бӧркяб торган. Шуны кюргяч, Андрей ӱз жанында жӧрӧӱче Епиафаній атлы ӧйрянеӱечесеня ӓйткян: “Эй, туган! Изге Кыз Маріянен калыкны коткарыр ӧчӧн Аллага инялеб торганын син кюрясеҥме?” . Ул: “Барын да кюрямен”, – дигян. Шул каланын кешеляре, бу ике изге кешенен шундый кодрят кюргяннярен эшеткяч, бик сӧйӧнӧшкянняр, инде каряб булыудан котолабыз диб ӧмӧтлянеб торганнар. Шуннан ары Греклар Арабларны жиҥгянняр. Христосъ денен тотоучыларнын жыйыны бу кодрятне жалан истя тотар ӧчӧн, жыл сайын шушы кӧннӧ бяйрям итяргя куйганнар.
“Оло бяйрямняр” княгясеннян.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев