Кешеләр, ышанулары буенча, үзләренең өстендә Күктәге Анабызның Ару Бөркәнчеген тоеп яшиләр.
Покрау 14 октябрьдә була. Халык Изге Кыз Марияның бу кодрәте турында бәетләр чыгарып, яратып башкарган. Покрау - көзге бәйрәм, бу көнне покрау пируклары пешергәннәр, кунаклар чакырганнар.
Бәйрәмнең тарихы Византияне басып алу вакыты - 910 елларга барып тоташа. Бу сугыш барган вакыт. Византия халкы, җирләрен саклап калуны үтенеп, барлык изгеләргә сорап ялвара. Аларның ялварулары юкка булмый. Октябрьнең беренче көне, яңа стиль белән 14е, Константинопольнең Влахернски храмында иман укучыларга Изге Кыз Мария күренә. Алла Анасы һәм аның тирәсендәге апостоллар, пәйгамбәрләр, фәрештәләрне беренчеләрдән булып Андрей Юродивый белән аның укучысы Епифаний күрә. Изге Кыз өстендәге Бөркәнчеген салып храм эчендәгеләр өстенә каплый. Ул чиркәүдә булганда әлеге Бөркәнчекне күреп булса, Изге Кыз Мария храмнан югалгач Аның Бөркәнчеге үтә күренмәлегә әйләнә, тик саклау үзлеген югалтмый.
Алла Анасы күренү турындагы хәбәр тиз арада бөтен шәһәргә таралып өлгерә һәм кешеләрдә җиңүгә өмет уята. Чынлап та, бераз вакыттан соң, басып алучылар чигенә башлый.
Хәзерге көндә дә Покрау изге көн булып санала. Халык чиркәүләргә службага бара. Бу көнне эшләргә ярамый. Барлык эшләрне алдан тәмамлап кую кирәк. Әлеге көн көзгә дә, кышка да карый. Кыр эшләре тәмамланган, ярминкәләр башлана. Бу көнне җирне бәс капларга мөмкин.
Электән үк бу көн үзенчәлекле дип саналган. Бик күп сынамышлар әлеге көн белән бәйле. Алдагы кышның нинди буласын да әлеге көннән чамаларга мөмкин. Кияүдә булмаган кызлар кайчан тормышка чыгасын белә алган. Кияүгә чыгу өчен әлеге көн бик кулай саналган. Покраудан соң авылларда, шәһәрләрдә туйлар башланган.
Бу көнгә иман
Тропарь: 4нче кӧй
Эй, Алла Анасы! Килеб бӧркяб торганыҥны без дӧрӧс денне тотоучы кешеляр бӧгӧн ололаб бяйрям итябез, кадерле тӧсӧҥя караб тороб, инялеб ӓйтябез: безне кадерле бӧркяӱечеҥ белян бӧркя, ӓр-тӧрлӧ жаманнан сакла, Улыҥ Аллабыз Христоска инял, жаннарыбызны коткарсын ыйы.
Кондакъ: 3нче кӧй
Бӧгӧн Кыз чиркяӱдя тороб, кюренмейчя, безнен ӧчӧн изгеляр жыйыны белян бергя Аллага иняля, Архіерейляр белян Пяриштяляр башыралар, пагамбярляр белян апостоллар кыуанышалар. Алланы Тыудырыучы безнен ӧчӧн мянге Аллага иняля.
Зурлау
Эй, изге Кыз, Сине зурлыйбыз, арыу бӧркяӱечеҥне дя кадерлейбез: Син жугарыда безнен ӧчӧн Христоска инялеб торганны изге Андрей кюргян шул.
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев