Олы уразаның җиде атнасы
Һәрбер атнасының үз исеме һәм җисеме бар.
Православиедә 7 көнлек атна атнакөннән (воскресеньедан) башлана. Чиркәү атнаны седмица дип атый. Белгәнебезчә, Олы ураза җиде атна (яки җиде седмица) дәвам итә. Һәрбер атнакөн келәве киләсе атнаның мәгънәсен һәм уйлану өчен бер тема билгели, күрсәтә. Олы уразаның һәрбер атнасының үз исеме һәм җисеме бар.
Олы уразага һәм аның беренче атнасына мәгънәне ураза алдыннан билгеләп үтелә торган Кичерешү атнакөне келәве бирә. Бу көнне һәркем якыннарыннан, дус-ишләре, хезмәттәшләреннән кичерү сорый. Уразага гаепләреңне, җазыкларыңны танып, алар өчен кичерү сорап керергә тырышалар.
Олы ураза – ул кеше алдында булган гаебеңне һәм җазыкларыңны танудан; башкаларны уйламыйча, үзең турында гына кайгыртып яшәгәнең өчен Ходай алдындагы гаебеңне танудан, мәңгелек Пасхага – ихлас һәм чиксез ярату Патшалыгына күчү чоры.
Беренче атна
Олы уразаның беренче атнакөне – “Православиене данлау” (“Торжество Православия”) дип атала. Ходайга ышанучылар бөтен җазыкларын искә төшерәләр һәм чын күңелдән тәүбә итәләр. Бу атнада понедельниктан четвергка кадәр Изге атабыз Андрей Критскийның тәүбә каноны укыла. Атна православиене данлау бәйрәме белән тәмамлана. Ул православие чиркәвенең иң куркыныч чоры булган, 100 еллап дәвам иткән тәреләргә каршы торуның һәм аларны кадерсезләүнең тәмамлануын һәм тәреләргә табыну хокукын яулаган көне хөрмәтенә билгеләп үтелә. Тәре – православиенең асылын ассызыклый. “Ходай Патшалыгы – сезнең күңелегездә” , – дигән Христос. Бу Патшалык безгә яхшы гамәлләребездә, келәү иткәндә, шулай ук, бу Патшалыкның барлыгын күрсәтеп торган иконалар матурлыгында ачыла.
Икенче атна
Изге Григорий Палама истәлеге атнасы. Ул XIV гасырда яшәгән һәм кызу бәхәсләрдә катнашкан. Шундый бер бәхәстә ул, ураза тотып, келәүдә булып, Ходай яктылыгын күрү, тою мөмкинлеге барлыгын исбатлаган. Бу туктамыйча Иисус иманын уку һәм аның көче хакында. “Эй, Ходай Иисус Христос, Ходай улы, мин жазыклыны жарлыка!” – дигән иман белән кеше үзенең йөрәген, күңелен җазыклы теләкләрдән, ымсынулардан арындыра һәм Ходай яктылыгына тартыла. Ходай яктылыгы, Иисус Фавор тавында үзенең өйрәнүчеләренә иңдергән яктылык кебек, Алла данының кодрәтен һәм тулылыгын күрсәтә. Бу – тәре һәм иман кешедә Җирдәге тормышларында ук ярдәм итә һәм мәңгелек тормыш Патшалыгына әзерли, дигән сүз. Икенче төрле бу атнаны яктырылу (чистарыну) седмицасы дип тә атыйлар. Бу атнада әйтелгән иманнар тәүбә иткән һәм ураза тоткан кешеләрнең чистарынуына юнәлтелгән.
Өченче атна
Качка башыру атнасы (“Крестопоклонная”). Бу атнада чиркәүдә келәү вакытында, Иисус кадакланган Качны символлаштырган Качка башыралар. Бу атна – Олы уразаның уртасы. Чиркәү безгә Ходай Патшалыгына ирешүнең җиңел юл түгел, ә киресенчә авыр хезмәт икәнен искәртә. Кимсетелгән, хыянәт ителгән Иисус Үзе кадакланасы урынга Үз Качын Үзе күтәреп алып барган. Ул арыган, егылган, аны кыйганнар һәм яңадан Үз Качын алып барырга мәҗбүр иткәннәр. Ни өчен без, кешеләр, Олы уразаны ахырына кадәр узарга уйлап та, авырлыклар алдында туктап калабыз икән? Юлдан тайпылдыңмы, егылдыңмы? Тор, алга бар! Христоска мең тапкыр авыррак булган. Һәм ул башка тора алмаслык итеп егылгач, аңа ярдәмгә Симон исемле кеше килгән. Шулай итеп безгә дә, ярдәмгә мохтаҗ вакытта Ходай кулын сузар. Үзебезнең көчкә генә ышанганда, ураза тоту, әлбәттә, авыр булыр. Ә менә Ходай ярдәме белән уразаны тотарбыз һәм аннан бәрәкәт алырбыз.
Ышанулар буенча, 631 елда Олы ураза вакытында Иисус кадакланган Тормыш бирүче Кач табылган. Христианнар иман әйтеп, яңа табылган Качка башырганнар.
Дүртенче атна
Җараулы Иоанн Лествичник истәлеге атнасы. Ул VI гасырда яшәгән, Синай тавындагы монастырьда игумен булган. Христос туарга якынча XIII гасыр алдан, Ходаебыз, шул Синай тавында Моисей пагамбәргә 10 боерык биргән. Боерыкларның дүрте – Алланы, алтысы якыныңны сөяргә өйрәтә. Ул боерыклар төрле сыннарга, күрәзәчеләргә түгел, ә бары тик бер Ходайга гына табынырга кирәклеген, Алла исемен теләсә-ничек телгә алмаска, атнаның бер көнен келәүгә багышларга, ата-ананы сөю, кеше үтермәү, уйнашлык итмәү, урламау, ялганламау, хатыныңа, иреңә хыянәт итмәүне боера. Боерыклар кешелек сыйфатларының иң түбән өлешен күрсәтә. Болардан да түбән төшсәң, кешелек кыргый хайван көтүенә әйләнә.
Иисус та безне болар белән генә тукталып калмаска өйрәтә. Ул безне Ходай шикелле булырга өнди. “Күктәге Атабыз арулыкка ничек тулы, сез дә шулай тулы булыгыз”, – ди Иисус. Ләкин бер омтылу, сикерү белән генә бу арулыкка җитеп булмый. Бу -– баскычтан менүне аңлаткан күк, авыр хезмәт. Җараулы Иоанн Лествечник үзенең “Җомак баскычы” (“Лествица Рая”) кенәгәсендә шушы Ходай арулыгына җитү, менү юлын тасвирлый. Бу атна безгә, иң элек, ураза тотып тән нәпесебезне җиңәргә өйрәнмичә, беркайчан да Ходай югарылына җитә алмаячагыбызны искәртә.
Бишенче атна
Җараулы Мария Египетская атнасы. Мария Египетская 12 яшендә өйдән китеп, азгын тормыш белән яши. Нәпесен тыя белми, шакшылана. Шул җазыклары өчен чиркәүгә дә керә алмый. Бервакыт зур кодрәт булып, ул, Иисус Анасы Марияның төсен күреп чиркәүгә керә. Иман йортыннан ул үзгә кеше булып чыга. Шуннан соң аңына килеп, чүлгә тәүбә итәргә китә. Шунда ярты гасыр ялгызлыкта, ураза тотып, теләк итеп яши. Чын күңелдән тәүбә итеп, җазыкларыннан эрчелә һәм Изге исеме ала.
Бу – тәүбә итү атнасы. Четверг көнне Андрей Критскийның Тәүбә каноны тулысынча укыла. Җараулы Мария Египетскаяны искә алу, нинди генә җазыклы, начар кеше булсак та, Ходай Патшалыгы барыбызга да ачык икәнен аңлата.
Алтынчы атна
Иисус Христосның зурлык белән Иерусалимга кергән атнасы. Иисусның 4 көн үле булган Вифания җире кешесе Лазарьны терелтеп, кодрәт кылуын ишеткән Иерусалим кешеләре Аны данлый башлаганнар. Кайсылары өсләреннән киемнәрен салып, Иисус узасы юлга җәйгәннәр, кайсылары агачлардан яфраклы чыбыклар (пальма ботаклары) сындырып алып, түшәп барганнар. Һәркайсысы: “Осанна (Коткаручы) Давид Улына! Ходай исеменә Килүче – данлаулы, әй, югарыдагы Осанна!” – дип, туктаусыз кычкырышып барганнар. Иерусалимда патша кебек каршы алсалар да, Иисус үзен бик гади тоткан. Чөнки Ул халык фикеренең үзгәрүчәнлеген бик яхшы белгән. Осанна (Коткаручы) бик җиңел Распнига (качка кадакланучыга) әверелә...
Җиденче атна
Олы уразаның соңгы атнасы Азап атнасы (Страстная неделя) дип атала. Уразаның иң кырыс атнасы. Бу атнада чиркәүләрдә Иисус Христосның Җирдәге соңгы көннәрен, азаплануын һәм качка кадаклануын искә алалар.
Азап атнасының Олы понедельнигында чиркәү үзенең азапланулары белән Иисус Христосның прообразы булган Иске Закон патриархы Иосифны искә ала. Иосиф бертуганнары тарафыннан Египетка 20 сребренникка сатылган; үз чиратында, Иисус Христосны да Иуда 30 сребренникка саткан. Шулай ук, бу көнне җимеше булмаган инҗир агачына Ходай каргыш салганны да искә ала. Миро маен пешерә башлыйлар.
Олы вторник – Иисус Иерусалим храмы эчендә дә, тышында да Ходай диненә өйрәтә. Моны ишетеп, күреп, Ходайны танымаучылар Аны тотып, үтерергә карар кыла.
Олы среда – Ходайыбыз Иисус Христосны азапларга, үлемгә биргән көн.
Олы четверг көне – Ходайыбызның без кешеләрне коткарыр өчен биргән “Өлеш алу” (Причастие Святых Таин) Җәшереген искә ала торган көн.
Олы пятница көне – Ходайыбызның Качка кадаклануын, куркыныч изге азаплануларын искә ала торган көн.
Олы субботада Иисус Христос тәненең күмелүен һәм Аның тәмугка төшүен искә алалар.
Бу атна иң якты бәйрәм булган Пасха – Христосның терелеп торуы белән тәмамлана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев