Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Белемнек

Бәрмәнчек. Иисус Христос Иерусалимга зурлык белән, ишәккә атланып кергән

Православие Чиркәве Иисус Христосның зурлык белән Иерусалимга кергән көнен Пасха бер атна алдан зурлап бәйрәм итә.

Бәрмәнчек – кодрәтләр (могҗиза) барлыгына ышанган көн. 

Изге Лазарьның терелеп торуы

Суббота көнне Иисус, 4 көн үле булган Вифания җире кешесе Лазарьны терелтеп, кодрәт ясый. Чиркәү Лазарның терелүен Иисус Христосның җирдәге сәяхәте вакытында кылган иң мөһим кодрәтләрнең берсе дип хөрмәт итә. Бу – кешенең тормышы да һәм үлеме дә Ходай кулында, Аңа ышанган һәм Аның боерыкларын үтәгән барлык үле кешеләрнең терелүенә өмет, дигән сүз.

Шул вакыттан соң, Бәрмәнчек бәйрәме алдыннан суббота көнне Изге Лазарьны искә алалар. Изге Лазарь, терелтелгәннән соң, тагын 30 ел яши, Кипрда епископ була һәм христиан диненә өйрәтә.

Иерусалимдагы бәйрәм

Иртәгесен, Пасхага алты көн калгач, Иисус Үзенең 70 өйрәнүчесе белән Вифаниядән Иерусалимга киткән. Элеон тавына килеп җиткәч, Иисус Христос ике өйрәнүчесенә якында гына бәйләп куелган ишәкне китерткән. Моңа кадәр арып-талып, туктаусыз җәяү йөргән Христос, бу юлы калага ишәккә атланып керәсе иткән. Өйрәнүчеләр, Ул кушканча, ишәкне алып ки­леп, өстенә киемнәрен салганнар, Иисус – киемнәр өстенә атланган. Коткаручыбыз безнең җазыкларыбыз өчен үләр һәм кабат терелеп, кешелекне мәңгелек үлемнән коткарыр өчен, бу көнне зурлык белән Иерусалимга кергән.

Иисусның Лазарьны терелтеп, кодрәт кылуын ишеткән Иерусалим кешеләре Алланы данлый башлаганнар. Кайсылары өсләреннән киемнәрен салып, Иисус узасы юлга җәйгәннәр, кайсылары агачлардан яфраклы чыбыклар (пальма ботаклары) сындырып алып, түшәп барганнар. Һәркайсысы: “Осанна (Коткаручы) Да­вид Улына! Ходай исеменә Килүче дан­лаулы, әй югарыдагы Осанна!” – дип, тукта­усыз кычкырышып барганнар.

Иерусалимда патша кебек каршы алсалар да, Иисус үзен бик гади тоткан. Ул вакыттагы пальма ботаклары – хәзерге очракта бөреләре ачылган, яшәргән язгы тал ботагы Ходайыбыз Иисус Христосның үлемне җиңгәне билгесе (символы) булып, кешеләргә соңгы сорауда кабат тереләселәрен искәртә. Тал песие, яки бәрмәнчек - язның беренче чәчәге. 

Пальма – җиңү символы булган; безнең якларда ул үсми, шунлыктан салкын кыштан соң иң беренче чәчәк аткан бәрмәнчекне (русча – верба) алалар. Бәрмәнчек тә – яңарыш, тормыш символы. 

Халык ышанулары

Керәшеннәр бу көнне “чыбык атнасы” дип тә йөртәләр. Чиркәүдә аруландырылган тал ботагын Олы көнгә чаклы тәреләр янында тоталар. Бәла-казалардан, чирләрдән арыну өчен өйдәгеләргә ару тал ботаклары белән бәргәләп алалар. Беренче көтү куганда, мал-туарны шул ботаклар белән куып, маллар туры өйгә кайтсын дип, абзар кыегына кыстырып куялар. Искергән ботакларны яндырырга яисә суга агызырга кушалар, шакшы җирләрдә аунатып йөртү зур җазык. Гомүмән, Чиркәүдә аруландырылган һәрнәрсәгә дә бик сак булырга кирәк, андый әйберләрне теләсә кая ташларга ярамый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев