Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Белемнек

Олы уразаның беренче атнакөне – “Православиены данлау” бәйрәме

Олы уразаның һәрбер атнасының үз исеме һәм җисеме бар.

Олы ураза җиде атна дәвам итә. 

Беренче атна

Олы уразаның беренче атнакөне – “Православиены данлау” (“Торжество Православия) дип атала. Ходайга ышанучылар бөтен җазыкларын искә төшерәләр һәм чын күңелдән тәүбә итәләр. Бу атнада понедельниктан четвергка кадәр Изге атабыз Андрей Критсткийның тәүбә каноны укыла. Атна православиене данлау бәйрәме белән тәмамлана. Ул православие чиркәвенең иң куркыныч чоры булган, 100 еллап дәвам иткән тәреләргә каршы торуның тәмамлануын һәм тәреләргә табыну хокукын яулаган көне хөрмәтенә билгеләп үтелә. Тәре – православиеның асылын ассызыклый. “Ходай Патшалыгы – сезнең күңелегездә” , – дигән Христос. Бу Патшалык безгә яхшы гамәлләребездә, келәү иткәндә, шулай ук, бу Патшалыкның барлыгын күрсәтеп торган иконалар матурлыгында ачыла.

Бу көнгә иманнар.
Алар үзгәртелмичә, чиркәү-керәшен телендә бирелә.
Тропарь :2нче кöй
"Эй изгелекле Аллабыз Христосъ,жазыкларыбызны кичерсяҥ эйе диб теляб, кадерле тöсöҥя башырабыз.Ӱзеҥ булдырган кешелярне дошман коллогыннан коткарыр öчöн, Ӱз иркеҥнян тянеҥне качка кадаклаттырган.Шуҥар Сиҥа тау итеб äйтябез, эй дöньядягелярне коткарырга килгян Коткарыучыбыз ,бар кешелярне дя Син тулы сöйöнöчле иткян."
Кондакъ :2нче кöй
"Жöзöн кюря алмаслык Атанын Сюзе ,эй Алланы Тыудырган Кыз,Синнян тяннянеб Ӱз тöсöн безгя кюрсяткян.Шуныҥ белян äдям затынын шакшыланган ошашын элекечя итеб,Аллалык арыулыгы белян катыштырган.Без котолоу килгянне сöйляб ,эшебез белян дя,сюзебез белян дя мыны кюрсятябез."

Олы уразаның беренче атнасында  Изге Ата Андрей Критскийның Тәүбә каноны укыла. (Зәңгәрле язуга бассагыз, канонны укый аласыз) 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев