Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Белемнек

Азап атнасы. Понедельниктан субботага кадәр Иисус белән булган вакыйгалар. Иманнар

Олы уразаның 7нче атнасында чиркәүләрдә Иисус Христосның Җирдәге соңгы көннәрен, азаплануын һәм качка кадаклануын искә алалар.

Олы уразаның соңгы атнасы иң кырысы. Ул Азап атнасы (Страстная неделя) дип атала. Бу атнада чиркәүләрдә Иисус Христосның Җирдәге соңгы көннәрен, азаплануын һәм качка кадаклануын искә алалар.

Азап атнасының Олы понедельнигы – Чиркәү бу көнне үзенең азапланулары белән Иисус Христосның прообразы булган Иске Закон патриархы Иосифны искә ала. Иосиф бертуганнары тарафыннан Египетка 20 сребренникка сатылган; үз чиратында Иисус Христосны да Иуда 30 сребренникка саткан. Шулай ук, бу көнне җимеше булмаган инҗир агачына Ходай каргыш салганны да искә ала. Миро маен пешерә башлыйлар.

Олы вторник – Иисус Иерусалим храмы эчендә дә һәм тышында да Ходай диненә өйрәтә. Моны ишетеп, күреп, Ходайны танымаучылар Аны тотып, үтерергә карар кыла.

Олы среда – Ходайыбыз Иисус Христосны азапларга, үлемгә биргән көн.

Олы четверг көне – Ходайыбызның без кешеләрне коткарыр өчен биргән “Өлеш алу” (Причастие Святых Таин) Җәшереген искә ала торган көн.

Олы пятница көне – Ходайыбызның Качка кадаклануын, куркыныч изге азаплануларын искә ала торган көн.

Олы суббота – Иисус Христос тәненең күмелүен һәм Аның тәмугка төшүен искә алалар.

Бу көннәрдә укыла торган иманнар

Алар чиркәү-керәшен телендә.

Понедельник кӧннӧ. Кондакъ: 8-нче кӧй

Iаковъ ата Iосифтан коро калганына жылаган, ӓммя ул падша кюк кадерлелек белян арбада утырыб жӧртӧлгян, анда Египетъ катынынын тян няпесеня кызмят итмягяне ӧчӧн кешелярнен Кюреӱче, чермей торган вѣнецъ кейгезеӱче Ходай аны кютярелдереб данналдырган.

Вторник кӧннӧ. Кондакъ: 2-нче кӧй

Эй мескен жаным, азакы ӱлем сагатен исеҥя тӧшӧрӧб, смоковница агачы кюк кисеб ташланыудан куркыб, Сиҥа бирелгян талантны сӧйӧб эшкя тот. Аннары уяу тороб былай дяшейек: Христоснын гюрнячясенен тыш жагында калмасак ыйы.

Оло среда кӧннӧ. Кондакъ: 4-нче кӧй

Эй изгелекле! Мин азгын катыннан да бигряк законсызлык кылсам да, Сиҥа бер геня дя кюз жяшемне китермядем, ӓммя Синеҥ иҥ таза аякларыҥны сӧйӧӱлек белян ӱбеб, дяшмейче гня теляк белян Сиҥа жыгыламын, Ӱзеҥ Башкарыучы булганыҥа кӱря миҥа бурычларымны ташла, кичер.

Эй Коткарыучы, Сиҥа дяшям: шакшы эшляремнян мине иркенгя чыгарсаҥ ыйы.

Оло четверг кӧннӧ. Тропарь: 8-нче кӧй

Кич ашауда жыуылыб, изге ӧйрянӱчеляр жактырылганнар, ул чакта усал Iуда акчага биренеб карангыланган. Син туры хокӧм итеӱче тюряне законга карышы кыйланыучы тюряляргя саткан. Эй малга биренеӱче, малга туймый асылыныучы кюр, шундый туйымсыз жаннан кач, ӧйрятеӱчесеня нейдей жаман эш кылыуын жаннан кач, ӧйрятеӱчесеня нейдей жаман эш кылыуын кара, эй бар кешеляргя дя изгелекле Ходай, шӧкӧр Сиҥа.

Кондакъ: 2-нче кӧй

Тотоб биреӱче кулына икмякне алгач, жяшертен кулын сузыб, ӓдямне Ӱз кулы белян Булдырыучыны сатыб, Анын бяясен алган, шулай итеб жалганчы кол Ӏуда тӧзялмей калган.

Оло пятница. Кондакъ: 8-нче кӧй

Безнен ӧчӧн Кадакланыучыны, килегез, барыбыз да жырлаб данныйык. Аны Марія кач агачында кюреб дяшеб ӓйткян: Син кадакланыуга тюзсяҥ дя, Син Минем Улым да, Аллам да дигян.

6-нчы часта. Тропарь: 2-нче кӧй

Эй Алла Христосъ! Коткарыуны Син жир уртасында кылган. Качта изге колачыҥны жяйеб, бар калыкларны бергя жыйган, алар ӓйтяляр: эй Ходай, шӧкӧр Сиҥа диб.

Оло суббота кӧннӧ. Тропарь: 2-нче кӧй

Оло урын эясе Ӏосифъ Синен арыу тянеҥне качтан алыб, таза киндергя тӧрӧб, арыу эйесле май сӧртӧб, жаҥа кабергя салыб жабкан. Шӧкӧр Атага, Улга, Святый Тынга да.

Эй ӱлемсез терелек, Син ӱлемгя тӧшӧб, Аллалык жактысы белян тамукнын кыуатын бетергян. Ӱлгяннярне жир астыннан терелтеб чыгаргач, кюктяге чиреӱляр барысы да, эй терелек Биреӱче Христосъ Аллабыз, шӧкӧр Сиҥа дип ӓтешкянняр. Ӓле дя, ӓр чакта да, гумердян гумергя. Аминь.

Миро алыб килеӱче катыннарга кабер жанында тороб Пяриштя ӓйткян: ӱлгянняргя мvро алыб килеӱ килешмей, тик Христоска череу теймяде.

Кондакъ: 6-нчы кӧй

Тӧбсез урыннарны бикляб куйыучы, ӱлгян кеше булыб тӧрӧнӧб жата. Смvрно майы белян

сӧртӧлӧб, плащаница белян тӧрӧлӧб, ӱлемсез ӱлгян кеше кюк кабергя салына. Катыннар Аны миро белян майларга килгяч, каты жылашыб ӓйткянняр: бу суббота бик даннаулы, бу кӧннӧ Христосъ жокога китеб, ӧчӧнчӧ кӧнӧндя терелеб торор дягянняр.

Триодь цветнойдан. Пасха кӧннӧ

Тропарь: 5-нче кӧй

Христосъ ӱлгяненнян терелеб торган. Ӱлгяннеге белян ӱлемнен кыуатын бетергян. Ӱлгян кешеляргядя терелек биргян.

Кондакь: 8-нче кӧй

Эй ӱлемсез Алла Христосъ! Син жир астына тӧшсяҥдя тамукныҥ кыуатын бетереб терелеб торган, эйесле май алыб килеӱче катыннарга сӧйӧнӧгӧз дигян, апостолларыҥныда тынычландырган, жыгылганнарны да торгызган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев