Белемнек

Олы уразада бәйрәм һәм искә алу ашларын уздыру тәртибе

Олы уразада зур бәйрәмнәр уздыру ярыймы? Үле ашларын ничек әзерләргә?

Олы ураза вакытында бәйрәм кичәләре уздырылмый, кәбен койдырылмый. Туган көннәрне дә кафеларда зурлап уздырырга кирәкми. Өйдә ураза ашы белән якыннарны котларга була. Үлеләрне Олы уразаның икенче, өченче һәм дүртенче субботаларында искә алалар. Якын кешеләрнең үлгән көнендә, датасы туры килгәндә, чиркәүгә барып шәм куярга була, ләкин искә алу ашлары уздырылмый. Үле ашлары уразаның беренче атнасында, Азап атнасында, Олы көн атнасында уздырылмый. Алдан килгән яки киләсе субботага күчерелә.


Нет комментариев