Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Белемнек

Олы суббота көнне иртәнге келәүгә бара алмаганнар өчен - Үгет

Олы суббота – Иисус Христос тәненең күмелүен һәм Аның тәмугка төшүен искә алалар.

Түбәндә – Олы суббота иртән әйтеләсе үгет. Үгет үзгәртелмичә, чиркәү-керәшен язуында бирелде. Аны Татарстан Митрополиясендә керәшен духовная миссиясен үстерү бүлеге җитәкчесе Павел әтей Чурашов әзерләде.

Хазер алдыбызда Алла Улы Ходай Iисусъ Христосныҥ гробта жатканын кюреб, кайсыбыз гна эч кюҥелдян кайгырмый, жыламый калыр икян? Бӧгӧн булган эшлярнен, эшеткян сюзлярнен барысы да безнен ӧчӧн, булганын кем гня уйламас икян? Чыннаб, изгедян изге Алла Улынын, ич бер айыбы жук кӧйӧ, качка кадакланыуы, азабланыуы, ӱлеӱе, гробка салыныуы бик куркыныч, бик оло эшляр, бу эшлярне уйларга aдямнен акылы да житярлек тӧгӧл. Бу хатле эшляр нейгя кирякле булды икян? Алла Улын качка ней кютяртте икян?! Эй туганнар! Бу сюзляргя жауаб изге жазыуда бирелгян. Алла Улы Ходай Iисусъ Христосъ бу хатле азабларны без жазыклы мяндялярне мяҥге азабтан коткарыр ӧчӧн кюргян. Алла Ата безне сӧйгяннеге буйынча «Ӱзенен бердян-бер Улын да кызганмаган, безнен барыбыз ӧчӧн дя Аны ӱлемгя бирергя ирек иткян» (Рим. 8, 32).

Ходай Iисусъ Христосъ бу азабларга безнен ӧчӧн бирелясе жиде жӧз жыл алдан кюреб, Исаiя пагямбяр ӓйткян: «Ул безнен жазыкларыбыз oчoн жараланыр, законнан жазганнарыбыз ӧчӧн азабланыр, безгя теясе кыйынны Ул Ӱз ӧстӧня алыр, Анын жаралары арткылы без тӧзялербез», дигян (Ис. 53, 5). Ӓгяр дя шушы хатле оло корман китерелмяся, Ходайыбыз Iисусъ Христосъ шушы кот чыгаргыч азабларны Ӱз ӧстӧня алмаса, aдям заты жазыктан, боронго кагярдян, мянгегя ӱлеӱдян котоласы тӧгӧл икян шул. Алай булгач, туганнар, белеб торогыз, бу кот чыгаргыч азабларнын безнен ӧчӧн гня булганын кюҥелегезгя беркетеб, кюҥелегезне жомошатыб, кюз жяшлярегезне койогоз. Безне коткарыр ӧчӧн Ӱз Улына шушы хатле азабланырга ирке иткян Алла Атага чын кюҥелдян жылый-жылый тау итегез ӓр-берегез: “Эй Ходайым Iисусъ Христосъ, Алла Улы, жазыкларым ӧчӧн мин кюрясе азабларны Син Ӱз ӧстӧня алган, инде мин жазыкларым ӧчӧн мянгелектя азабланасы булмасам ыйы, Синеҥ азабларыҥ минем азабларымны жабсыннар ыйы” диб, бик интегеб Ходайга теляк китерегез.

Эй туганнар! Тагы бу сюзляремне дя кюҥелегезгя салыгыз. Ходайыбыз Iисусъ Христоснын безнен ӧчӧн кюргян азаблары, без шул азабларга ӱзебезне ӱзебез катыштырсак кна, безгя котолоу биреб, безне жазыкларыбыздан жолалар, мяҥге ӱлемнян котолдоралар, ӓммя катыштырмасак, Христосъ денен тоткан ӧчӧн безгя кюб ауырлыклар, азаблар кюрергя туры килеб, без тюзмясяк, алар безне коткармаслар. Ходай Iисусъ Христосъ тау ӧстӧндя сӧйлягяндя Ӱзе ӓйткян: «Гаделлек ӧчӧн кыуылыучылар, Минем исемем какына тӧрлӧ усал сюзгя, курлауга тюзеӱчеляр бахетле», дигян. «Мине Ходай, Ходай, диб ӓйтеӱче бар да Кюк Падшалыгына кермяс, ӓммя Кюктяге Атамнын иркен кылыучы гна керер», дигян (Мө. 7, 21).
Безне коткарыр ӧчӧн Алланын жангыз тыуган Улы, ачыккан, сыусаган, Гефсиманiя бакчасында тӧнӧ буйы канны тире акканчы теляк иткян, калдыгында качка кадакланыб, Ӱзенен айыбсыз канын безнен ӧчӧн  тюккян, шуҥар кюря без дя, туганнар, Ходайныҥ бу азаблары безгя котолоу бирсенняр эйе диб, ичмаса шушы оло азаб кӧннярендя гня булса да, теляк итеӱебезне арттырыйык, ураза тотоуыбызны кӧчяйтейек, шулай итеб, акылыбызны да, кюҥелебезне дя жалан, чак уйлардан, начар няпеслярдян тыйылдырыйык, тянебезгя дя арыу, изге эшляр гня кылдырыб, анын азгын няпеслярен ӱтерелдерейек. Без кешеляр ӧчӧн, безне коткарыр ӧчӧн Ходай Iисусъ Христосъ жирдяге гумерен гел кысанныкта гна ӱткяреб, Ӱзен Ӱзе иреклей качка да кадаклаткач, без дя тормошобозда туры килгян ауырлыкларга, читеннекляргя ич-тя зарланмыйчы тюзейек. Аныҥ Евангелiедя кушкан бойорокларын: теляк итеӱне, ураза тотоуны, садака биреӱне, бер-беребезне сӧйӧӱлекне жазыкларыбыз ӧчӧн ӱкенеб тяӱбягя килеӱне, бютян арыу изге эшлярне дя чын кюҥелдян бердя гня ауырыксынмыйчы кылыб житкезейек. Ходай Iисусъ Христоснын каты азабларын, качка кадакланырга алыб барылганын кюреб, аныҥ ӧйрянеӱчеляре, изге катыннар интегеб жылашкан кюк, без дя анын бу гробта безнен жазыклар ӧчӧн тынсыз жатканын кюреб, чамасыз кюб жазыкларыбызны казер исебезгя китереб, Аныҥ ӧчӧн ӱкереб жылашыйык. Ходайнын шушы хатле кот чыгаргыч азаблары гел безнен ӧчӧн гня булган диб жылау ӧстӧня жылауыбызны арттырыб, кюз жяшляребезне койойок. Шулай кылсак кна, туганнар, aз гня булса да ӱзебезне Христоснын азабларына катыштырырбыз, шуныҥ ӧчӧн Ул безгя дя, Ӱзенен апостолларына, изге катыннарга ӓйткян сюзлярен ӓйтер: «Мин Ӱз Атама, сезнен Атагызга менямен, анда сезнеҥ ӧчӧн урыннар ӓзерлярмен, сезгя тагы килеб, сезне Ӱз Падшалыгыма алырмын», дирер. Аминь.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев