Олы пятница көнне плащаницаны үбәр алдыннан һәркемнең күңелендә булырга тиешле уйлар
Бу көнне Ходаебызның Качка кадаклануын, куркыныч изге азаплануларын искә алалар – Үгет.
Түбәндә – Олы пятница көнне әйтеләсе үгет. Үгет үзгәртелмичә, чиркәү-керәшен язуында бирелде. Аны Татарстан Митрополиясендә керәшен духовная миссиясен үстерү бүлеге җитәкчесе Павел әтей Чурашов әзерләде.
Азаб атнасында Оло Пятница кӧннӧ плащаницаны ӱбяр алдыннан ӓйтелясе ӱгет.
Туганнар! Мына безнеҥ кюз алдыбызда бер кеше ӱле жата. Аныҥ бар саннары башыннан аякларына чаклы жараланган, акры Ул каты азабларга чыдаб ӱлгяндер. Бу кем икян? Башы чянечкеле агачтан ӱргян yрмя кейгерелеб жараланыб беткян, кабыргасына ӱткен сӧнгӧ белян чянчелгян; куллры белян аякларына ӱтядян-ӱтя оло кадаклар кагылган. Бу катыдан-каты азабларга кюреб ӱлеӱче кем икян? Эй туганнар, Аныҥ кем икянен ӓйтергя куркыб, калтраб торамын. Алай булса да ӓйтейем: Бу безнен Ходайыбыз Iисусъ Христосъ. Бу кӧннӧ, жирне булдырган Ходай, бу безгя терелек, саулык биреӱче Алла, бу безне коткарырга кюктян иҥеб, Изге Кыз Марiадан тяннянеб тыуган, дoнья жазыкларын Ӱз ӧстӧня алган Христосъ. Бу безне терелтер ӧчӧн тяне белян yлгян Христосъ, суҥ ней ӧчӧн ӓдям заты ӱзенеҥ Ходайын качка кадаклаб ӱтерде икян? Ӓлля олосомаклыны ташлагыз, жыуаш, сабыр булыгыз дигяне ӧчӧн микян? Ӓлля саран булмагыз, жумарт булыгыз, бер-берегезне сӧйӧб торогыз дигяне ӧчӧн микян? Ӓлля ӱч кайтарыуна, ӱбкя тотоуны ташлагыз, ӓр-кемгя пайдалыны гна кылыгыз дигяне ӧчӧн микян? Ӓлля кешенекеня теймягез, беряӱнекен дя урламагыз, ӓммя ӱзегезнекеня тук булыб бер-берегезгя булышыб торогыз диб ӧйряткяне ӧчӧн микян? Изгелеккя – жаманнык, арыулыкка усаллык кайтарыучы каты кюҥелле ӓдям заты Ходайыбыз Iисусъ Христоска шушынын хатле каты азаблар кюсрятеб, Аны жаралаб ӱтереӱлярен исемя тӧшӧргяч, кюҥелляр тулыб, уйыма тӧрлӧ куркынычлар тӧшӧб, абтраб, жӧдяб китямен.
Эй туганнар! Ходайыбыз Христосны азаблаучыларнын, Аҥар хӧкӧм итеӱчелярнен айыблы икяннярен беля тороб, без дя алар эшеня керешеӱле булмасак ыйы, алар кюк без дя Христосны айыблаучы азаблаучы булмасак ыйы. Ӓгяр дя арыу эшляр кылыб торсак, без Христосныҥ сӧйӧклӧляре, Аныҥ артыннан жӧрӧӱчеляре булырбыз; ӓгяр дя жаман эшляр кылыб ул кушканча тормасак, без Аныҥ дошманнары булырбыз, Аны качка кадаклаган кешеляр кюк кюренербез. Инде мыннан былай усал уйларыбыз белян Аныҥ башын ауырттырмыйык, бездян башка да аныҥ башын кыйнаб бетергянняр. Кюҥелебездя кӧнчӧлек, сӧйӧӱсезлек, кюремсезлек тотоб, Аныҥ жараларын жаҥадан жаҥартмыйык. Аякларыбыз белян азгын жуллардан жӧреб эшяке урыннарга барыб, аныҥ жараларын жалкыннандырмыйык. Кеше ӓйберсен урлаб, кеше талаб, Аныҥ изге кулларындагы жараларын кӧчяйтмейек. Бер чакта малга биренгян каты Iуда ӱзенеҥ ӧйрятеyчесен ӱбеб саткан кюк, без дя Анын тянендяге жараларын тыш кылмышыбыздан гна ӱбясе итмейек. Ходайыбыз Христоснын гробына, Анын изге качына тегяляб карадыҥ ися, кюҥелеҥ ничек тулмас, кюзляреннян жяшляр ничек китмясен? Ник алай икян? Шунныктан, бер урынга да сыйышмаслык, ӱлемсез терелек, безнен усаллыгыбыздан шушы бялякяй гня гробта жата, бер aйыбсыз, ич-бер жазыксыз кӧйӧ, Христосъ качы без жазыклыларны жолар ӧчӧн, жиргя утыртылган кюк, Падшасынын башына кейгезелгян чянечкеле агачтан жасалган венецны безнен усал уйларыбызны ӱргян. Мына шушыларны уйлаб, Аныҥ гробы алдында кайгырыб, сулкылдаб жылаб торорга тейеш, дoнья жазыклары Алла Улын качка кютярткян. Голгофа тауындагы иҥ каты азабларга тюзяргя тейешле иткян. Без Алла алдында ӓр-турыдан жазыклы кешеляргя тейеш эйе, ӓммя Син, эй Алла Улы, дoнья жазыкларын Ӱз ӧстӧҥя алыб, качта Ӱзенеҥ кадерле каныҥны агызыб, безне ӓӱлеяге кагярдян жолган Адамъ ата жазыкланган кӧннян бирле безнен ӧстя кагяр торган, ӓммя Син, эй Ходай, шул кагярне Ӱз ӧстӧҥя алыб, качта аны бӧтӧнляй жыуган. Дoньядян ӱтеб, гробка салынгач, без ӓдямнярне мяҥге ӱлем кӧткян, ӓммя Син, эй Коткарыучыбыз, безнеҥ ӧчӧн Ӱзеҥ ӱлеб, безне мяҥге ӱлемнян жолган, ӱлемеҥ белян ӱлемнеҥ кыуатын бетергян, безне шайтан коллогоннан коткарган. Эй Ходай, Синеҥ гробыҥ алдында Сиҥа кызмят итеӱче мин тейешсез кызмятчене ме Синеҥ турында сӧйляб белдереy? Синеҥ гробыҥ, кадакланган качыҥ, кулларыҥа, аякларыҥа каккан кадакларыҥ, чянечкеле агачтан ӱреб башына кейгерткян венецыҥ телгя бик оста кешелярдян дя артык кюрсятеб торалар. Алай булгач, инде без эч кюҥелебездян кайгырыб, торган жаныбыз белян уйга тӧшӧб, кюз жяшляребезне агызыб торойок. Ӓгяр дя мыҥынчы Коткарыучыбызга салкын тороб, Аныҥ безнеҥ ӧчӧн кюргян азабларына уйыбызны салмый, гумеребезне уздырган булсак, шушы бӧгӧнгӧ кӧннян, шушы сагяттян башлаб, жазыкларыбыз ӧчӧн кайгырыйык, ышанычыбызны ныкландырыб, моннан былай уйыбызны да, кюҥелебезне дя арыуларбыз диб, Алла алдында сюз бирейек. Эй Булдырыучыбыз Христосъ, Синеҥ гробыҥ алдында кулларыбызга тоткан эшямняребезне, Сине cӧйӧӱлегебез кимемягяннеккя таныкчылар булсыннар ыйы.
Эй туганнар! Коткарыучыбыз Христосныҥ безгя шушы хатле кылган зур изгелеклярен исебездя тотойок та, торган жаныбыз белян, бар уйыбыз белян Аҥар тау итеб, Аныҥ гробына жыгылыб башырыб, безнен ӧчӧн жараланган жараларын ӱбейек, гумеребез буйынча Аныҥ бу кылган изгелеклярен исебездя тотоб, туктаусыз Аҥар инялейек. Чын кюҥелдян инялгян кешелярнеҥ жазыклардан кюз алдыбызда гробта жатыучы Ходай кичермей калмас, кичерер. Аминь.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев