Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Белемнек

Олы көн күкәенә Ходай төсе төшерелгән наклейкалар ябыштырырга киңәш ителми

Олы көн күкәй бәйрәме түгел! Пасха атнасында ярамаган эшләр һәм күкәй ману буенча киңәшләр.

Пасханың иң матур йоласы – күкәйне кызылга ману. Күкәй бик борынгыдан яңадан туу, яңару, яшәү символы булып тора. Иисус Христосның үлгәннән терелеп тору сөенеченнән, балаларны кызыл күкәй белән куандырганнар. Элгәре бары тик кызылга гына буяганнар. Кызылны яңарыш, кан, кояш төсләре дип кабул иткәннәр. Керәшеннәр, гадәттә, күкәйне буйыйбыз дип сөйләшмиләр, ә “күкәй манабыз” диләр.

* Күкәйгә Ходай төсе, чиркәүләр, качлар төшерелгән наклейкалар ябыштырмагыз. Күкәйне чистартканнан соң, болар барысы да чүплеккә атыла. Изгеләр төсен теләсә-кайда атып, җазыкланмагыз.

*Олы көн күкәе, гадәттә, кызылга маныла. Кызыл төс - электән үк яшәү, яшәреш төсе буларак кабул ителгән. Ә менә күкәйне кара, караңгы зәңгәр төсләргә дә буярга  киңәш итмиләр священниклар. 

* Үлгән кешене Пасха көнне һәм Рождествода күммиләр.

* Пасха атнасында панихидалар уздырылмый. Үлгән кешенең тугызы, кырыгы, еллыгы туры килсә дә, әлеге атнада Чиркәү аларны үткәрергә бәхиллеген бирми. Пуминкадан соң уздырырга кушалар.

Игътибар! 

Олы көн күкәй бәйрәме түгел! Пасха көнендә интернеттагы группаларда “Күкәй бәйрәме белән” дигән котлау-открыткалар барлыкка килә. Пасха – православныйларның Изге бәйрәме. Дини бәйрәмне күкәй бәйрәменә генә әйләндереп калдырмасак иде. Бу хакта батюшкалар да: “Пасха кулич белән күкәй бәйрәме генә түгел, ул – мәңгелек тормыш барына ышанган һәм шуңа әзер торырга кирәклеген искәртә торган көн”, – диләр.

Күкәй бәйрәмен кайбер татар авылларында 1 майда уздыралар. Яз башланды дип, балалар күкәй җыя торган татар авыллары бар. Шуның белән бутамагыз.
 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев