Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Белемнек

Ни өчен хатын-кызлар ир-атлар күк Ходайга алтарьда хезмәт итми?

Тихвин Алла Анасы иконасы чиркәве настоятеле Алексий КОЛЧЕРИН православие дине буенча хатын-кызының җәмгыятьтә тоткан урыны, дәрәҗәсе турында сөйләде

– Изге апостол Павелның посланиесендә шундый фрагмент бар: "Христос өчен Еллин да, Иудей да, шулай ук, хатын-кыз җенесе, ир-ат җенесе дә юк". Ягъни, кешегә үз җанын коткару өчен бернинди аерма да юк. Барысы да, Күк падшалыгы каршында бер дәрәҗәдә, тормышлары, Ходай законына үз тугрылыклары белән хезмәт итәргә тиешләр.

Ир белән хатын – тигез. Шул ук вакытта аларның аермалары да бар. Мәсәлән, хатын-кыз священствосы була алмый. Иисус Христосның барлык укучылары, апостоллар ир-атлар булганнар. Барлык священниклар да – ир-атлар. Кемгә нәрсә якынрак – шунда аерма бар. Ирләр алтарьда хезмәт итә, ә хатын-кыз – юк. Әмма алар мохтаҗларны, чирлеләрне һәм ятимнәрне кайгырту юлы белән, Ходайга хезмәт итәләр.

Библиядә дөньяның яратылуы тасвирлана. Ходай, беренче итеп, Адамны, шуннан соң аның кабыргасыннан – Еваны, ягъни хатынын барлыкка китерә. Алар бербөтен булып, беренче гаиләне төзиләр. Һәрберсенең үз билгеләнеше, үз роле. Аларның кайсыныкындыр мөһимрәк дип әйтергә һич тә ярамый. Хатын-кызның тоткан урыны иренекеннән түбәнрәк дип тә әйтеп булмый.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев