Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Белемнек

Мәскәү шәһәрендә өченче тапкыр керәшенчә литургия узды - фото, видео

17 февральдә Мәскәү шәһәренең Высокопетровск монастырендагы Алла Анасының Толгская тәресе храмында, епископ Евфимий бәхиллеге белән, чиркәү-керәшен телендә Литургия уздырылды.

Келәүне архимандрит Дорофей алып барды, аңа Татарстан митрополиясеннән протоиерей Павел Чурашов ярдәм итте. Чиркәү-керәшен, чиркәү-славян телләрендә Апостол һәм Евангелие укылды.

Келәүдә Мәскәү шәһәрендә яшәүче керәшеннәр, шулай ук, Татарстан керәшеннәре турындагы “Божий народ – кряшены” документаль фильмнары циклы авторы һәм режиссеры Наталья Гудылина, чыгышы белән Чистайдан булган галим, карендәшебез Аркадий Иванов, Чистай һәм Чаллы прихожаннары, Чистай районының “Багалмам” ансамбленә йөрүчеләр дә булган. Җазык әйтеп, өлеш тә алганнар. “Багалмам” солистлары керәшенчә иман җырулары җырлаганнар, трапеза вакытында ару җырулар да башкарганнар.

Мәскәүнең бу храмында чиркәү-керәшен телендә келәү үткән елның октябрь һәм декабрендә, ә шушы елның 27 январенда “Рождество укулары” кысаларында, төрки телләрдә дә келәү уздырылган иде.

“Мәскәүдә мондый Литургияләрне ай саен уздырырга дигән ниятләребез бар. Мәскәүдә керәшенчә келәүләр уздырыга һәм прихожаннар белән катнашырга бәхиллеген биргән Чистай һәм Түбән Кама епархиясе владыкасы Пахомийга зур рәхмәт әйтәм. Чиркәү җыруларын башкаручы хор да безнең епархиядән бара анда, Аллага шөкер!” - дип сөйләде Павел әтей Чурашов.

 

Фото: Павел Чурашов.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев