Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Белемнек

Май атнасы беткән атнакөн, Кичерешү көне (Пручти)

Кичерешү атнакөне – ураза алдыннан соңгы атнакөн. Быел ул 17 мартка туры килде.

Бу йола борынгы заманнардан килгән, ул вакытта ышанучылар Олы ураза вакытында, Пасхага кайтырлармы-юкмы икәнлекләрен белмичә, шәһәрләрдән һәм монастырьлардан чүлгә киткәннәр.

Бу авыр һәм куркыныч юлга чыгар алдыннан, алар бер-берсе белән хушлашканнар һәм татулашырга тырышканнар. Аларның һәрберсе, бу юлның соңгы юл булырга мөмкинлеген яхшы аңлаган. Шуңа күрә алар өчен бер-берсен кичерү бик мөһим булган.

Литургиядә Матфей Евангелиесеннән өзек укыла, анда якыннарыбызның рәнҗетүләрен кичерү турында әйтелә, шунсыз без Күктәге Атадан җазыкларыбызның кичерелүен алмыйбыз: “Әгәр сез кешеләрнең җазыкларын кичерәсез икән, Күктәге Атагыз да сезне кичерәчәк; әгәр дә сез аларның җазыкларын кичермәсәгез, Атагыз да Сезнең җазыкларны кичермәячәк”.

Фото: Тихвин чиркәве группасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев