Белемнек

Май аенда игътибарсыз калдырырга ярамый торган дини даталар

Май аенда булачак бәйрәмнәр, Изгеләрне һәм үлеләрне искә алу көннәре, аерым уразалар.

2 май – Изге Матрона Московскаяны искә ала торган көн.

6 майда Изге Олы Азапланучы Георгий Победоносецны искә алалар.

8 май Христос дене өчен азапланып җанын биргән изге Маркны искә ала торган көн.

9 май - Үлеләрне искә алу көне.

22 май – Язгы Микула. Кодрәтләр кылучы Николай әүлиянең куәтләрен Ликиянең Мир шәһәреннән Бар каласына күчергән көн.

24 май – Ару Җыен Апостолларга тиң булган изгеләр Кирилл һәм Мефодийны искә ала.

29 май – Вознесение. Ходаебыз Иисус Христосның күккә күтәрелүе

2,7, 9, 14, 16, 21, 23, 28 һәм 30 май – ураза көннәре. 

 


Нет комментариев