Үлгән кешене отпеваниесыз күмү дөресме?
Газета укучыларыбыздан сораулар килә. Чираттагысы - үлгән кешене отпеваниесыз күмү дөресме, юкмы турында.
- Күп керәшен авылларында священниклар юк. Үлгән кешене отпеваниесез генә озаталар. Бу очракта үлегә «разрешительная молитва» куйсаң ярыймы?
Җавапны керәшен духовная миссиясе житәкчесе отец Димитрий Сизов бирә.
- Ярый. Әмма ул үзеннән үзе бернәрсә дә хәл итми. Ә отпевание буенча түбәндәгеләрне әйтергә телим. Чынлап та, күп кенә керәшен авылларында священниклар юк, әмма күмү йоласын үтәү өчен аны чакырырга кирәк. Мин күп авылларда түбәндәге картинаны күзәтәм: үлгән кешене соңгы юлга әбиләр озата, кайчагында үзләре дә эчтәлеген аңламыйча, нәрсәдер укыйлар. Хәзер заманалар башка, Чиркәүне кысрыклаулар юк. Священник чакыртмаган очракта, бары тик ялкаулык һәм битарафлык кына керәшеннәр өчен аклану булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев