Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Белемнек

Калдык сорау турында: ничек була, кемнәр Ходайның – уң, кемнәр сул ягында урын алачак?

Олы уразага әзерлек атналарының берсе булган 10 март – Калдык сорау атнасы. Бу көнне тереләр һәм үлеләрнең киләчәктә көтелә торган Ходай каршындагы калдык сораулары турында искәртелә.

Ул үзгәртелмичә чиркәү-керәшен язуында бирелә.

Эй туганнар! Арыу Жыйын тяÿбягя килергя öндяÿен оҥгай дӓ öндöй, äммя бу кöннярдя бигеряк тя: тяÿбя кöнняре житя, жазыклардан жолонор багыт жакыннаша, диб ул безне айырата кыстый, шуҥар кюря, без анын ÿгетен тыҥнаб, тяÿбягя килергя тырышыйк. Арыу Жыйын кушканны кылмаганнарга да, тяÿбягя килмягянняргя дя суҥгы кöннö бик жаман булыр. Багыт килеб житяр, арыу Жыйыныбыз да: тяÿбягя килегез, диб интегеб öндяÿеннян туктар, тяÿбягя килергя дя багыт ÿтяр. Киняттен кот чыгаргыч хöкöмче Тюря килеб, тяÿбягя килмягян кешелярне бик каты айыблар. Ул Тюря кайчан килер икян, Анын килеÿе ничек булыр икян? Анын кайчан килере беряÿгя дä билгеле тÿгeл, äммя ничек хöкöм итясесен бöгöн укылган Евангелiедя Ходай Iисусъ Христосъ Ÿзе айырмачык аҥнатыб бирде, тик сез аны барыгыз да кюҥел салыб тыҥнаб тордогыз микян? Äгяр дя аҥнашыб житя алмасагыз, мына хäзер кюҥелегезгя беркетеб торогоз, мин аны сезгя тагы кабатлаб бирейем.

Ходайныҥ калдык сорауы кайчан булыры ич кемгя билгеле тÿгeл, кешеляр тÿгeл, пяриштяляр дя аны белмейляр, аны тик бер Ходай Yзе гня беля. Шуҥар кюря, кöтмягян чакта, äзерлянмягян чакта килясе булмасын диб, Ходайнын калдык сорауына äр-кайчан да äзер булыб торойок. Аныҥ äдямнярне тикшерергя килеÿе кот чыккыч булыр: бöтöн дöнья дерелдяр, жир, кюк калтырар, кояш караҥгалыныр, айнын жактысы бетяр, жондозлар койолорлар, äр кемгя куркыныч тöшöб, калтыраб торор. Алла кушкан буйынча, Архангелъ быргы кычкыртыр, анын тауышы бöтöн дöньяне селкетер, ÿлгянняр терелеб торорлар, кабердягеляр кабердян чыгарлар, сыуга батканнар да, утка жанганнар да, кейек ашаганнар да, барысы да терелеб торорлар, äммя ÿлмей калганнар, ÿлмягян кöйö ÿзгярерляр. Шуннан суҥ, Алла кыуаты белян барысы да жугарыгы болотларга кютярерляр. Кюктян жакты жактырыр, шул жактыдан жяшеннян дя жактырак Алла престолы, анын öстöндя хöкöм итеÿче Тюря-Ходай Iисусъ Христоснын утырганын кюрерляр. Анын äйлянесендя äлля ничя меҥ-меҥняб, исябсез кюб пяриштяляр торорлар. Престолъ öстöндя утырыучы жяшеннян дя жакты Христосъ карышысына бар калыклар да жыйылыб, Аҥар тезлянеб башырыб торорлар.

Шул чакта Ходай Yзе, кöтöÿче сарыкларны кязялярдян айырган кюк, бер-берсеннян айырыр: сауаблылырны уҥ жагына, äммя жазыклыларны сул жагына куяр,

Аннары уҥ жагындагыларга, кояш кюк жалтыраб, жагымны тауыш белян, äкерен гня äйтер: «Эй Атамныҥ бахиллягянняре! Килегез, дöнья булдырылганнан бирле сезгя äзерляб куйган Падшалыкка урнашыгыз. Ачыккан чагымда сез Миҥа ашарга бирдегез, кибенгян чагымда Мине эчерттегез; чит жирдя жoргян чагымда сез Мине кабыл кюрдегез; жалангач чагымда сез Мине кейендердегез; чирлягян чагымда сез Мине карадыгыз; öтöрмяндя чагымда сез Минем жаныма килдегез шул». (Мө. 25, 34-36). Эй туганнар, мына шушы эшлярне тулысы белян кылыучыларны Ходай Ÿз Падшалыгына кертер, äм кертергя дя тейеш шул. Алар Ходайныҥ Ÿзен туйдырганнар, Аҥар эчяреня биргянняр, Аны öйляреня кертеб кундырганнар, Аны кейендергянняр, чирле чагында Анын жанына кергянняр, öтöрмяндя чагында да Анын жанына килгянняр. Бу эшлярне кылгач, Аҥар шул хатле изгелекляр дя иткяч, Алла да аларга изгелек итяр шул, изгелеккя изгелек кайтарыб, жомак рахяте белян дя сыйлар шул. Шул чагында гаделляр жауаб бирерляр, Аҥар äйтерляр: «Эй Ходай! ачыкканыҥа кюреб, без Сине кайчан туйдырдык? Жя кибенгянеҥне (кюреб) кайчан эчерттек? Чит жирдя жoргянеҥне кюреб, без Сине кайчан кабыл алдык? Жя жалангач икянеҥне (кюреб), без Снне кайчан кейендердек? Синеҥ чирлягянеҥне, жя öтöрмяндя булганыҥны кюреб, кайчан Синеҥ жаныҥа кердек?»(ст.. 37-39).

Уйлаб торсаҥ, бу гаделлярнен сюзляре дя бик дöрöс. Кюкне, жирне, äр-нейне булдырган Ходай бер чакта да бер нястягя да абтрамый да, жöдямей дя. Ул ачыкмый да, сыусамый да, жалангачка да калмый, кереб кунарга да абтрамый, Ул чирлямей дя, какшамый да, öтöрмянгя дя жабылмый, шунныктан Аҥар бу изгелеклярне ничек итярсеҥ, бу эшлярне Аҥар ничек кыларсыҥ?

Шунда Падша аларга жауабка äйтер: «Чыннаб äйтямен сезгя: быларны Минем кече энеляремнен берсеня кылгач, Миҥа кылыугыз булды»(ст. 40). Эй Ходай Аллабыз, Синеҥ бу сюзляреҥя караганда, äгяр дя без бер-беребезгя изгелек итеб, булыша калсак та, Сиҥа булышыубыз була меней? Шулай, туганнар, Ходайнын сюзе бер, Ул äйткян: быларнын берсен Минем кече энеляремя кылгач Миҥа кылыугыз булды; шул сяятлей Ул Ÿз сюзендя торор. Кюк белян жир ÿзгярся дя, Алланын сюзе ÿзгярмяс. Алай булгач, äгяр дя шушы эшлярне киряксенгян туганнарыбызга äлдян-äле кылыб торсак, Кюктяге Атабыздан без дя бик зур дяÿлят алырбыз, калдык сорауында уҥ жагында торога тейешле булыб, мяҥге Падшалыгына да керербез.

Эй туганнар! Калдык сорауда Алла Атанын сул жагында тороучыларга ней булыр икян, алар Ходай Христостан ней эшетерляр икян? Аларнын эшляре бик жаман. Ходай аларга äйтер: «Эй каргаулылар! Минем катымнан шайтанга, аныҥ иптяшляреня äзерляб куйган мяҥге утка китегез. Ачыккан чагымда сез Миҥа ашарга бирмядегез, кибенгян чагымда Минe эчертмядегез; чит жирдя жöргян чагымда сез Мине кабыл кюрмядегез, жалангыч чагымда сез Мине кабыл кюрмядегез, жалангыч чагымда сез Мине кейендермядегез, чирлягян чагымда, öтöрмяндя чагымда сез Минем жаныма килмядегез шул» (ст.41-43). Эй Ходай, Син дöрöс тикшереyче, хöкöмöҥ дя Синеҥ чын, äр-кемгя эшеня кюря кайтарырсыҥ шул. Уйлаб торсаҥ, бу да бик дöрöс. Ходай бездян киряксенгян чагында Ÿзе сораб та Аҥар ашарына, жя эчяреня бирмягяч, Ул безне ник кагарлямясен, ник каргамасын. Жортобозга кертеб кундырмагач, ник мяҥге утка да ташламасын. Ÿзебезне Коткарыучыбыз, чирлягян чакта да жанын кереб, Аны жыуатмагач, öтöрмяндя чагында да Анын жанына килмягяч, Ул безне шайтаннар белян бергя ник азабламасын.

Шулай, туганнар, калдык сорауда Ходайнын сул жагында торорга тейешле булыб, Алла Христоска без дя: эй Ходай! Синеҥ ачыкканыҥны, жя кибенгянеҥне, жя чит жирдя жöргянеҥне, жалангачлыгыҥны, жя чирлягянеҥне, жя öтöрмяндя булганыҥны кюреб, Синеҥ бу хäлгя тöшкянеҥне белеб, Сиҥа кайчан булышмадык, диб, äйтергя туры килмясен, äгяр дя туры киля калса, Ходай безгя жауаб биреб äйтер: сез Минем исемем белян жöргян жарлыларны, сездян булышыулык кöткян кече энеляремне кöн сайын, сагят сайын кюрдегез, äммя кюрсягез дя,  кюҥеллярегезне катыландырыб, аларга изгелек итмядегез, шулай кылыб, Миннян ÿзегезгя хöкöм итясе Аллагызнын таҥдыгыз. Бу эшлярне шушы кечкенялярнеҥ берсеня дя кылмагач, Миҥа кылмаганыгыз булды, мына шуҥар кюря да инде сез, Минем катымнан шайтанга, анын иптяшляреня äзерляб куйган мяҥге утка китегез. «Аннары былар мяҥге азабка китярляр, äммя гаделляр мяҥге тормошка керерляр».

Эй туганнар! Ходайнын калдык сорауын жалан исебездя тотоб, ул турыда оҥгай-ук уйлаб торойок. Бу сюзляр бик тöгял äйтелгян, Ходай Аллабыз Iисусъ Христосныҥ Ÿзеннян чыккан сюзляр. Ул äйткян, äм äйткяне булыр да. Кем дя кем жакынына изгелек итеб, булышыб торса, ул жомакка керер, äммя изгелек кылмаганнар мяҥге тамукта булырлар. Жакшылык кылмаганнарга, изгелекле булмаганнарга тамукта азаб бик каты булыр. Андагы азабныҥ катылыгын тел белян äйтеб житкезер, уй белян уйлаб бетерер хял дя жук. Шуҥар кюря, эй усаллар, талаучылар, ÿтереÿчеляр, урлаучылар, беряÿне дя рянжетмягез, кешенекеҥяр теймягез, äгяр дя бу эшлярне кылсагыз, Ходайныҥ Ÿзеня кылыуыгыз, Анын Ÿзен ÿтереÿгез булыр.

Эй эчкелеккя салыныучылар! Жамагатыгызнын ризыгын бетереб, малыгызны äрямгя тотоудан тыйылыгыз, тыйылмасагыз, зур айыблы булырсыз.

Эй аталар, аналар! Балаларыгызга арыу габрят, жакшы кючергеч биреб ÿстерегез, шулай кылмасагыз, Ходайга каты жауаб бирерсез.

Эй байлар! Жарлылардан жирянмягез, ÿгейлярне, тол катыннарны какмагыз, äгяр дя алардан жирянеб, аларны кагыб торсагыз, Ходайнын Ÿзеннян жирянеÿегез, Аны кагыуыгыз булыр.

Эй жарлылар! Жалкаулыкка салынмагыз, жалланган байыгызга дöрöс кызмят итегез, алдамагыз, жалганнамагыз, äгяр дя бу эшлярне тейешлечя кылмасагыз, Алланын калдык сорауында зур айыблы булырсыз. Беряÿгя дя бер тöрлö зыян да китермягез, äгяр дя жакыныбызга бер-бер тöрлö усаллык кылсак, Ходайнын Ÿзеня кылыубыз була икян диб, äр-кемгя арыулык кылыб, жакшылык итеб торорга тырышыгыз. Äгяр дя жакыныбызга изгелек итеб, булышыб торсак, без дя Алланыҥ ризалыгын табарбыз, мяҥге уттан да котолорбоз.

Эй туганнар! Без барыбызда бик жазыклы. Беребез бер турдан, икенчебез икенче турдан жазык öстöня жазык жыябыз, бöгöн арыу Евангелiеда укылган Ходай Аллабызнын бойорокларын да кылыб житкезя алмыйбыз, Анын калдык сорауы буласын да уйлаб житкеря алмыйбыз, шуҥар кюря, арыу Жыйын исеме белян сезгя ÿтенеб äйтямен: багыт барда, изгелекле Алла Ходайга ÿтенеб тяÿбягя килеÿебезне кöткян чакта, жазыкларыбызга ÿкенейек. Ÿлгяч, Ходайнын калдык сорауында тяÿбягя килергя ара булмас, анда эш тиз öзöлер жя жомакка, жя тамукка айырылырбыз. Белеб торогоз: жирдя чагыбызда гна, шушы гумердя гня тяÿбягя килергя мöмким, äммя ÿлгяч, тяÿбя жук. Äгяр дя мыҥынчы жазыкланган икянсез, мыннан ары арыу, изге тороб, Алланын кюҥелен табыгыз. Элеке усаллык кылган икянсез, äммя хазер ул эшлярегездян туктаб, жакшылыкны, арыулыкны кыла башлагыз. Äгяр дя шулай тора башласагыз, изгелекле Алла элекеге жазыкларыгызны жыуыб, олосон да, кечесен дя бетерер, аннары Ÿзенен куркынычлы калдык сорауында гаделляр белян бергя уҥ жагына куйыб, мяҥге Падшалыгына кертер. Аминь.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев