Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Белемнек

Изге Гурий чиркәве

Лаеш районы Ташкирмән авылында чиркәү архитектор Малиновский проекты буенча 1895 елда төзелә башлый. Әмма чиркәүнең артык зур булуы күп матди чыгымнар сорый. Төзелеш ныклап 1912-14 нче елларда бара һәм 1914 елда Изге Гурий исеменә аруландырыла. Тирә-юньдә керәшен авыллары булмаганлыктан, бу чиркәү приходлы булмый. Настоятельләре дә еш алышынып тора. Килгән священниклар,...

Чиркәү төзелешенә акча халыктан җыелган. Шулай ук күрше авыл алпавыты маркиз де Ларю һәм Изге Иоан Кронштадскидан да шактый гына керем керә.

Чиркәүнең чаңныгы юк.

Утызынчы елларда чиркәү ябыла. Бүгенгәчә бинасы уникаль архитектура үрнәге булып сакланган.

Бүгенге көндә бу чиркәү тулысы белән торгызылган дисәк тә була. Түбә яңадан ябылган. Алтын йөгертелгән куполлар еракларга нур чәчеп тора. Бүгенге көндә чиркәүнең тирә-юне төзекләндерелә, иконостас эшләнеп бетеп килә, тәреләр язарга заказ бирелгән. Бу чыгымнарның барсын да авылда дачник кына булып саналучы Казан эшмәкәре үз өстенә алган. Үз игелекләре үзенә дә әйләнеп кайтсын. Шулай ук чиркәүгә настоятель итеп билгеләнгән отец Виталийга гаиләсе белән яшәрлек йорт җиткерелеп ята. Бәлки быел ук чиркәү кабат аруландырылып, службалар башланыр дип өметләнәләр ташкирмәнлеләр! Ходай ташламасын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев