Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Белемнек

Иртән йокыдан торгач укый торган иманнар

Урыныңнан ялкауланмыйча торып, үзеңне рәткә китергәч, изге тәреләр каршына килеп, күңелеңнән бу иманнарны әйтергә кирәк.

Иманнар чиркәү-керәшен язуында бирелде.

Атаныҥ, Улныҥ, Святый Тынныҥ исеменя. Аминь.

Эй, Алла, мин жазыклыга изгелекле бул.

Эй, Ходайым Iисусъ Христосъ, Алла Улы, Синеҥ кадерле Таза Анаҥнын да, кюҥеллярендя Алланы жӧрткян арыу тормошло аталарыбызныҥ, бар ӓӱлеяляреҥнен дя телякляре какына мин жазыклыны да коткара кюр. Аминь.

Шӧкӧр Сиҥа, эй Аллабыз, шӧкӧр Сиҥа.

Кюк Падшасы, жанга Тынычлык, кюҥелгя чын белем Биреӱче Тын, кайда булса да бар Син, барын да ӧлгӧрттӧрясен, ӓр-тӧрлӧ жакшылыкка бай Син, терелек Биреӱче Син Ӱзеҥ, безгя килеб урыннаш, безнен aр-бер шакшыларыбызны aрче, жаннарыбызны коткар, Син изгелекле.

Святый Алла, Святый Кодрятле, Святый Yлемсез, безне жарлыка.(3 рят)

 Шӧкӧр Атага, Улга, Святый Тынга, ӓле дя, ӓз чакта да, гумердян гумергя. Аминь.

Эй, иҥ Святый Ӧч ипостасьле Алла, безне жарлыка, эй Ходай, безне жазыктан тазарт: эй безне тотоб Тороучы, законыҥнан жазганыбызны кичер: эй Святый, безгя изгелек кылыб, безнеҥ житешмягян жиребезне тӧзят, Ӱз исемеҥ ӧчӧн.

Эй, Ходай, жарлыка. (3 рят)

Шӧкӧр Атага, Улга, Святый Тынга, ӓле дя, ӓз чакта да, гумердян гумергя. Аминь.

Эй, Кюктяге Атабыз! Данны булыб торсон исемеҥ Синеҥ, килсен Падшалыгыҥ Синеҥ, жирдя дя Кюктягечя булсын иркеҥ Синеҥ, бӧгӧн кӧннӧк икмягебезне бир безгя, бурычларыбызны кичер, без дя безгя бурычлы булганнарга кичергян кюк, безне алданырга ирек жибярмя, жаманнан коткар безне.

Эй, изгелекле, жокодан торгач Сиҥа жыгылыб башырабыз, Син кыуатлыга пяриштяляр жырыуын жырлаб ӓйтябез: Святъ, Святъ, Святъ Син, эй Алла, Алланы тыудырганнын какына безне жарлыка.   

Шӧкӧр Атага, Улга, Святый Тынга. Эй, Ходай, Син мине жокога жаткан урнымнан торгоздон, инде минем уйымны, кюҥелемне жактырт, эй Святый Ӧчлӧ, Сине даннаб жырларга ауызымны ачылдыр: Святъ, Святъ, Святъ Син, эй Алла, Алланы тыудырганнын какына безне жарлыка.

Ӓле дя, ӓр чакта да, гумердян гумергя. Аминь.

Тикшереӱче сизмястян килер, ӓр кемнеҥ эшляре кюренеб торор, ӓммя тӧн уртасында тороб куркыныч белян Сиҥа дяшеб ӓйтябез: Святъ, Святъ, Святъ Син, эй Алла, Алланы тыудырганнын какына безне жарлыка.

 Эй, Ходай, жарлыка. (12 рят)

Эй, Святый Ӧчлӧ, Син кюб изгелегеҥнян, озак тюземнегеннян мин жалкау, жазыклыга ачыуланмаганыҥ ӧчӧн, мине жазыкларыма кюря жугалтмаганыҥ ӧчӧн, ӓммя гaдятенчя рӓхим итеб мин ышангычсыз жатканны Ӱз олологоҥны даннарга торгозганыҥ ӧчӧн, жокодан торгач Сиҥа тау итямен. Ӓле дя минем кюҥел кюзляремне жактырт. Ауызымны ачылдыр, Синеҥ сюзляреҥя ӧйрянеб, бойорокларыҥны аҥнасам ыйы, Синеҥ иркеҥне кылыб, эч кюҥелемнян ӓйтеб Син Атаны, Улны, Святый Тынны жырлаб даннасам ыйы, ӓле дя, ӓр чакта да, гумердян гумергя. Аминь.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

11

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев