Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Белемнек

Җирдәге кешеләр – Адам белән Еваның улы Сив нәселеннән булган Ной токымнары

Библиядә язылганча, Адам белән Еваның улы Сив нәселеннән булган Ной – үз буынының әүлиясе булган һәм Алла аны Бөтендөнья су басуыннан коткарып, кешелекнең дәвамчысы иткән.

Фотода: Ной су баскан вакытта ковчегтан күгәрчен очыра. Венециянең Изге Марк соборындагы XII гасыр ахыры XIII гасыр башында ясалган мозаика фрагменты.

Ходай кешеләргә аң, мәңгелек җан биргән һәм кешеләргә “Алла” сүзендә булырга, мәрхәмәтлелек һәм яхшылык кылып яшәү бурычы йөкләгән. Әмма кешеләр Ходай сүзеннән чыгып җазыкланганнар. Җазыклар кылып аңнары томаланган, шуңа күрә кешеләргә чирләр, азаплар килә башлаган. Кылган җазыкларыннан, үзләренә килгән азаплардан кешеләр үз көчләре белән генә котыла, йөрәкләрен, акылларын чистарта алмаганнар. Бу эшне бары бер Алла гына эшли ала.

Беренче кешеләр Ходай сүзеннән чыгып жазыклангач, ул аларга әйткән: “Дөньяга сезне Коткаручы – Алла улы Иисус Христос киләчәк. Ул кешеләрне мәңгелек үлемнән коткарып, мәңгелек тормышка кайтарачак”.

Дөнья яралганнан Коткаручы килгәнче булган вакыт Иске Закон (Ветхий Завет) дип атала, ягьни кешеләр Аллага ышанып, Коткаручы килүгә өметләнеп яшәргә тиеш булалар.

Алланың кешеләргә Коткаручыны – Иисус Христосны җибәрүе – Яңа Закон (Новый Завет) дип атала, ягъни Иисус Христос җиргә килеп кешеләр белән яңа килешү төзегән, кешеләргә Күк патшалыгында мәңгелек тормышны кайтарган.

“Иске Закон”нан өзек тәкъдим итәбез.

Алла – юктан барны булдыручы. Ул, иң элек, пәриштәләрне булдырган, аннары 6 көн эчендә – юктан бүгенге бөтен барлыкны булдырган. Җылытучы кояшны, туендыручы җирне, суларны, һаваны булдыру өчен Аның бер сүзе җиткән. Ходай җирдә оҗмах бакчасы ясаган. Шушы оҗмах бакчасында яшәргә Адам белән Еваны булдырган. “Рәхәтләнеп яшәгез, ләззәтләнегез, хозурланыгыз, оҗмах җимешләрен ашагыз, тик бер агачның гына җимешенә кагылмагыз. Бу таләпне үтәмәсәгез, сез оҗмахтан мәхрүм калырсыз, үләрсез”, – дип, Алла аларны кисәтеп куйган. Әмма Адам белән Ева, шайтан коткысына бирелеп, Алла сүзеннән чыкканнар, рөхсәт булмаган җимешне ашап, зур җазык кылганнар. Алла Адам белән Еваны сүздән чыкканнары, җазыкларыннан тәүбәгә килмәгәннәре өчен оҗмахтан куган. Кешеләрнең җазыкланулары шуннан башланган. Адам белән Ева кылган зур җазык, үзләре артыннан кешеләр кыла торган барлык җазыкларның да башлангычы булып калган. Шуңа күрә без туганда ук җазыклы булып туабыз. Бу дөньяда чирләргә, азапларга дучар булып яшибез һәм үләбез. Әмма мәрхәмәтле Алла “мин сезгә Коткаручыны жибәрермен”, дигән, ягъни Иисус Христосны. Алла сүзендә торган һәм вакыты җиткәч, җиргә Коткаручыны җибәргән.

Адам белән Ева оҗмахтан куылгач, аларның уллары, кызлары туа башлаган. Иң олы уллары – Каин, икенче уллары Авель булган. Каин усал, көнчел холыклы булган, көнләшеп, туганы Авельны үтергән. Алла Адам белән Евага өченче ул биргән. Акыллы, чиста күңелле Сиф булган ул. Сифтан соң да Адам белән Еваның күп санлы балалары туган. Җирдә кешеләр шулай ишәя барган. Изге, чиста күңелле Сиф токымнары, Каин токымнарыннан башта читтә яшәгәннәр. Алланы данлап, Коткаручы килүгә өметләнеп, дөрес тормыш алып барганнар. Әмма, тора-бара, юньсез Каин нәселе белән кушылып-буталып, бозылып беткәннәр. Бервакыт җирдә чиста күңелле, бозыклыкка басмаган бер генә гаилә калган, ул Сиф нәселеннән Ной пагамбәр булган.

Җирдәге бозыклыкны Ходай күреп, кешеләргә тәүбәгә килергә, төзәлергә 120 ел вакыт биргән. Әмма кешеләр төзәлү, тәүбәгә килү урынына, тагы да азгынлыкка, бозыклыкка бирелгәннәр. Бозык кешеләрдән Алла җирне су белән чистартырга исәп иткән. Соңыннан җирдә кешелек дәвам итсен дип, бары тик Нойны гына калдыру өчен, аңа зур көймә (ковчег) ясарга кушкан. Ной үзенең гаиләсе һәм кошлар, җанварлар сыярлык итеп зур көймә (ковчег) ясаган. Көймә әзер булгач, гаиләсен һәм җидешәр пар һәр төр җәнлек-кошларны (үрчем өчен) алып, көймәгә урнашкан. 40 көн, 40 төн яңгыр яуган. Елга, күлләр, диңгезләр ташып чыккан. 150 көн буена су күтәрелеп, иң биек таулар да су астында калган. Җирдәге бар тереклек су астында юкка чыккан. 150 көннән соң гына су кими башлаган. Ковчег Арарат (Әрмәнстан) тавында туктап калган. Ной җирдә су беткәнме, юкмы икәнен күгәрчен очыртып билгеләгән. Күгәрчен яшел яфрак алып килгәч кенә, Ной ковчегтан чыгып, җиргә төшкән.

Иң беренче итеп, Аллага багышлап корбан чалган. Алла, корбанны кабул итеп, Нойга башка мондый зур су басулар булмас, дип сүз биргән.

Сим, Хам, Иафет исемле өч улы белән Ной җирдә яңа тормыш башлап җибәргән. Ной җирдә бик озак — 950 ел яшәгән, аннан соңгы кешеләр инде азрак яши башлаганнар Шуңа да карамастан, җирдә халык бик тиз үрчегән. Җир йөзендә яшәүче бүгенге халыклар Ной улларының токымнары булып исәпләнә. Сим нәселеннән чыкканнар семитлар дип атала. Аларга, беренче чиратта, Израиль халкы керә. Иафет нәселеннән чыгучыларны – иафетидлар дип атыйлар. Аларга Европа халыклары керә. Хам нәселеннән чыгучыларны хамитлар дип атыйлар: аларга, беренче чиратта, Палестинада яшәгән ханаан кабиләләре, Африка халыклары hәм башка халыклар керә. Иске Законда (Ветхий Завет) язылганча, җир йөзендәге халыклар шулай таралган.

Ной уллары – Сим, Хам, Иафеттан таралган токымнар баштарак барысы да бер җирдә – Арарат тавы тирәсендә яшәгәннәр. Барысы да бер телдә сөйләшкәннәр.

Җирдә кешеләр күбәйгән саен, кешеләрнең үзара мөнәсәбәтләре дә үзгәрә барган, төрле низаг, бәхәсләр чыга башлаган. Кешеләр шуңа күрә төрле җирләргә таралып яшәүне кулайрак күреп, таралышырга булганнар. Иафет токымнары көнбатышка китеп, Европа өлешендә яшәп калганнар. Сим токымнары Азиядә калганнар. Хам токымнары Африкага күчкәннәр, күпмедер өлеше Азиядә калган. Таралышып урнашкан нәселләр, тора-бара, үзләренең чыгышларын, телләрен онытып, аерым халыклар, милләтләр булып оешып, үз йола-гадәтләре, телләре белән яши башлаганнар.

Алла җир кешеләренең бер-берсеннән яхшылыкны түгел, бозыклыкны күбрәк алуларын күреп, аларны төрле телле аерым халыклар итеп, һәрберсенә җирдә аерым максат куеп төрлеләндергән.

Кешеләр җир йөзендә таралышып, ишәя барган саен, Алладан ераклаша башлаганнар. Моның төп сәбәбе – төрле кешеләрнең кылган җазыкларының аңнарын томаларлык дәрәҗәдә күбәюе. Кешеләрнең аңы Алла юктан бар иткән тирә-юньне аңларлык дәрәҗәдә булмаганлыктан, кояшка, айга, хайван-кошларга һәм башкага табыну башлана. Тора-бара халыклар сыннарга табынучыларга, ягъни мәҗүсиләргә әйләнеп бетәләр. Аллага һәм Ул җибәргән Коткаручының килүенә ышанучылар сирәгәйгәннән-сирәгәя бара. Бары тик Азиядә Сим токымыннан Авраам пагамбәр генә кала...

“Иске Закон”нан Валентина Максимова тәрҗемәсе.
Фото: Википедия. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев