Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Белемнек

Илья Минихачевка дьякон саны бирелде

Хиротония (билгеләү чарасы) Алла Анасының Казан иконасы Соборында узды.

29 январь көнне, Татарстан һәм Казан Митрополиты Кирилл бәхиллеге белән, Илья Минихачевка дьякон саны бирелде. Хиротония (билгеләү чарасы) Алла Анасының Казан иконасы Соборында узды.

Илья әтей үзе Мамадыш ягыннан, әнисе – Албай, әтисе – Кече Кирмән авылыннан. Беренче югары белемне Чаллы шәһәрендәге Кама дәүләт инженер-экономик академиясендә алган. Узган ел Казан духовный семинариясен дә тамамлаган. Бүгенге көндә семинариянең магистратурасында белем ала.

Дини сан бирелгәннән соң, Илья әтей Казан шәһәренең Арча зираты храмында дьякон булып хезмәт итәргә куелды. Алга таба ул Балык Бистәсе районының Иванай чиркәвенә настоятель итеп билгеләнер, дигән өмет тә бар.

“Иманга Ходай кушуы буенча килдем. Ходайга хезмәт итү – һәркем өчен җитди адым һәм шул ук вакытта кирәкле эш. Рус приходларында да священниклар җитми, гомум алганда да, чиркәүдә хезмәт итүче кадрлар аз. Бу – җәмгыять эше генә түгел, ә бар гомереңне Ходай алдында һәм халыкка хезмәттә уздыру. Авыл җирендә Ходай йортлары булса да, приходлар кечкенә, чиркәүне тоту авыр. Төзекләндерү эшләренә дә, утка-газга түләргә дә акча кирәк. Чиркәүнең кереме юк, ә чыгымнары зур. Шулай ук, священник прихожаннар алдында үрнәк булырга тиеш. Арада сиңа шикләнеп караучылар да юк түгел”, – дип сөйләде Илья әтей.

Илья Минихачев – Тихвин чиркәвенең мәңгелеккә күчкән настоятеле Павел Павловның кызы Валентинаның ире, аларның кечкенә кызлары бар. Ул Павел Павловның эшен дәвам итүче. Авыр һәм саваплы эшендә Ходай аңа ярдәм итсен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев