Туганайлар

Татарстан

18+
Белемнек

Иисус Христос чумылдырылган көнгә үгет

Чумылдыру җазык белән бозылганны яңарта, шакшыланганны тазарта, җазык аркылы үлгәнне мәңге терелекле итә, җомактан куылганны яңадан җомакка кертә, Христос белән кушылдыра.

Иисус Христоска утыз яшь тулгач, кешелеге тулы акылга утыргач, Аңар адәмнәрне коткарырга куелган эшне башларга тиеш булган. Шундый зур эшне башлар алдыннан,Ул Иоанн пагамбәрдән чумылдырылып, чумылдыру яшереген куеп, суны аруландырган.

 

Алла Патшалыгында мәңге тормышлы булсам ие, дип теләгән кешеләрне чумылдырырга, иң элек, Алла Иоанн пагамбәргә кушкан, шуңар күрә Иисус Христос та, кешелеге белән, Иоанн пагамбәргә чумылырга килгән. Иоанн Аның Алла Улы икәнен белеп, “мин Синнән чумылырга тиеш” дип, Аны чумылдырасы килми торган. Иисус аңар әйткән: “Мин Атам кушканны кылып җиткезергә тиеш, шуңар күрә, син Мине туктатма, чумылдыр”. Шуннан соң, Иоанн Аны Иордан суында чумылдырган. Иисус Христос чумылып, судан чыккач та, Аның өстендә күкләр ачылып, Аңар Святый Тын күгәрчен рәвешле булып иңгән; күктән Алла Атадан: “Шушы – Минем сөекле Улым, Анда – Минем ризалыгым, Аны тыңлагыз”, – дигән аваз килгән. Шулай итеп, өч ипостаслы Бер Алла дип табына торган Ходай, шул чакта Үзенең өчлелеген аермачык күрсәткән: күктән Алла Атаның тавышы килгән, Алла Улы чумылдырылган, Алла Тыны күгәрчен рәвешле булып күренеп иңгән.

 

Бер Алланың өч ипостаслы икәне Христос туганчы да күрсәтелгәләнгән. Алла Авраамга да өч узгынчы булып күренгән – пагамбәрләрнең дә кайбер сүзләреннән беленгәнлектән – әмма Христос чумылдырылган чактагы күк бер чакта да аермачык булмаган. Шуңар күрә дә бүгенге көн – Аллабызның өчлелеге билгеләнгән көн дип атала. Алланың өчлелеге турысында безгә артыгын уйларга да, күп сөйләшергә дә тиеш түгел. Алла – Тын, Аның өчлелеге дә – белеп җиткезүсез, Алланың Өчлелеген дә кеше уеның уйлап җиткезер хәле дә, белеп бетерер хәле дә юк, шуңар күрә Алла Үзе белгерткәнчә генә аңлашып, изге аталар, әүлияләр ышанганча, Алла Бер дип, бер көе өч ипостаслы дип, чын күңелдән ышанырга тиеш.

Менә бүген мин сезгә Алла Ходай Үзе кушканны – Иисус Христос сүзе белән дә, эше белән дә кылып җиткергән чумылдыру яшереге турында әйтеп бирдем. Суда һәртөрле шакшыны, караны, сасыны тазарта торган куәт барын сез үзегез дә беләсез. Иң башта да су аркылы бөтен дөньядагы нәстәләр терелек тапканнар, хәзер дә һәрни су белән терелекләнеп тора, судан башка һичбер нәстәнең торыр хәле юк. Алай булса да, терелек бирә торган куәт суның үзеннән чыкмый, әмма Алла Ата суны булдыргач, аның өстенә Үзенең терелек бирә торган Святый Тынын җибәрдетеп йөрткән, шул Тын аркылы суга һәрнәрсәне терелтә торган куәт иңгән, шул Святый Тын куәте белән, су дөньядагы һәрнәстәгә терелек биреп тора, тик адәмнәрне гел тере тота алмый, кеше Алланың Үзеннән генә терелек таба шул, Алла язуында: “ Алла кешегә үлми торган акыллы җан керткән”, – дип әйтелгән.

 

Христос Апостолларына әйткән: “ Барыгыз, бар халыкларны да өйрәтегез. Аларны Ата, Ул, Святый Тын исеменә чумылдырыгыз. Чумылдырылган кеше котылыр” (Матф. 28,19; Марк. 16,19). Алай булгач, чумылдыру яшереге – кеше уйлап чыгарган эш түгел, әмма Алла Үзе куйган эш.

 

Чумылдырылган кешене җазыклардан тазартып яктыртырга суның үз куәте юк, әмма Алла Үзе сайлап куйган священство дәүләте бирелгән кешеләрне, теләкләре аркылы, суга иңгән Святый Тын куәте аны яктырта, тазарта, дөрескә чыгара, шул чакта кешенең Адәм атадан кылган языгы да, үз иреге белән кылган языклары да кичерелә, яңа ару тормыш белән торырга яңадан туа.

 

Бу, без күрә торган су, күренә торган караларны да, шакшылардан гына әрчеп тазарта, әмма чумылдыру яшерегендә суга иңгән Святый Тын куәте җан яраларын да, күңел караларын да, языкларны да тазарта, җанны да аруландыра. Чумылдыру яшереген Ходай Үзе куйган, аңар Алланың кешеләрнең җаннарын да, тәннәрен дә, языкларын да тазартып юарга куәт иңә. Элекке Алланы таза итеп булдырган күк, чумылдырган чагында да кеше яңа, ару, изге торырга яңадан туа, Святый Тынга тулыланып, яңарып яктыртыла.

 

Иисус Христос әйткән: “Кем дә кем судан, Тыннан тумаса, ул Алла Патшалыгына керә алмас” (Иоанн. 3,5). Анадан тумаган кешенең җирдә торыр хәле юк, шулай чумылдырылмаган кешенең дә Күк Патшалыгына керер хәле юк. Чумылдыру яшерегенең кешеләрне яктыртып коткара торган куәтенең чиген тулысы белән аңлатып та, әйтеп тә бетерер хәле юк. Бу Аланың кешеләрдән яшерен эшебез – аңар чын күңелдән ышанып, аның белән файдаланып кына торырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев