Яңа китап: керәшен этнографиясенә һәм культурасына багышланган «Мирас» ( «Наследие») җыентыгы дөнья күрде
Яңа ел һәм Рождество алдыннан мәдәни яктан зур әһәмияткә ия булган хәбәр: керәшен этнографиясенә һәм мәдәни мирасына багышланган «Мирас» («Наследие») исемле яңа китап басылып чыкты.
Китапта керәшеннәрнең традицион киемнәре, баш киемнәре, алъяпкычлары, туку-чигү технологияләре, традицион бизәкләре, тәңкәле саклавычлары, шулай ук керәшен сүзләре, исемнәре, кушаматлары, бәйрәмнәре һәм ыру тамгалары турында тулы мәгълүмат тупланган. Барлык материал фоторәсемнәр белән иллюстрацияләнгән. Һәр бүлек керәшен җырулары белән ачыла.
«Бу китап фәнни хезмәт түгел. Бары тик «Туганайлар» журналистларының күргәннәрен, җыйганнарын туплаган җыентык. Язмалар татар һәм рус телләрендә бирелде», – дип яза авторлар.

Китапның төп авторы Валентина Максимова – «Туганайлар» газетасының ветеран журналисты, керәшен киеме һәм саклавыч-бизәкләре белгече. Ул һәрбер керәшен авылында булып, борынгы сандыклардагы мирасларны киеп, тотып карап, фотога төшереп, блокнотка, диктофонга яздырып, берәмтекләп барлаган, җыйган кеше. Валентина Петровна төрле як керәшеннәренең киенү үрнәкләре мисалында кимендә 150 курчак киендерде, күп кенә ансамбльләр ул теккән традицион күлмәкләрдә чыгыш ясый; ул эшләгән тамаксалар күз явын алырлык. Әлеге китап аның күл эшләреннән кергән акчага басылган.
«Валентина Петровна – керәшеннәр, дин, тормыш фәлсәфәсе буенча минем ышанычлы киңәшчем. Ел ярым элек «җыелган мәгълүматны китап итеп туплыйк», дип ул миңа тәкъдим белән шалтыраткач, бераз курку һәм зур җаваплылык белән эшкә тотындык. Һәм бүген зур дулкынлану белән яңа китап тәкъдим итәбез. Бу эшне башкарганда Валентина Петровнадан чиксез зур тәрҗибә алдым», – дип яза «Туганайлар» газетасының баш редакторы-җитәкчесе Юлия Губина.

Авторлар әлеге китапның керәшеннәр мәдәнияте белән кызыксынган һәркемгә файдалы җыентык булсын дип тели.
«Бу зур эштә киңәшләрен биргән Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Геннадий Макаровка тау итәбез. Әлеге китап керәшен мирасы һәм культурасына саклык белән караучы кешеләр кулында кадерле һәм файдалы җыентык булсын иде. Китап сатуда бар», – ди авторлар.
«Мирас» («Наследие») китабы 300 экземпляр белән Казанда басылды. Авторлары – Валентина Максимова һәм Юлия Губина.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев