Димитрий әтей Сизов: Олы ураза - җазыкларыбыз өчен елау вакыты
Олы ураза дәвам итә. Ураза вакытында нинди гадәтләрдән тыелырга?
Димитрий әтей СИЗОВ, Питрәч районының Керәшен Сәрдәсе чиркәве настоятеле:
– Ураза – бу күңел ачу вакыты түгел, ә тәүбә итү вакыты. Бу кечкенә бер вакыт эчендә без христианнар үзебезне аскетлар кебек тотабыз. Аскетлар – дөнья уңайлыкларыннан баш тартып, үзләрен Ходайга, рухи байлыкка багышлаган кешеләр. Андый кешеләр гомер буе шулай яшәгәннәр, шуңа күрә күпләре изгелеккә ирешкән.
Һәр христиан уразаны үзенең көче җиткәнчә һәм рухи үсеше туры килгәнчә тота. Әгәр тәүбә итү һәм яшәү рәвешен үзгәртү теләге булмаса, ягъни җазыклы гадәтләрне файдалыларга алмаштыру теләге булмаса, аерым ашамлыклардан тыелу – гади диета гына. Тән уразасы кешегә үз-үзен җиңәргә ярдәм итү һәм азгынлыкка, дәрткә бирелмәс өчен кирәк.
Уразаның төп мәгънәсе – җазыкларыбыз өчен елау, тәүбә итү һәм үзеңне төзәтү вакыты икәнен аңлау.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев