Чиркәүле булыйк
Зәй районындагы Кабан-Бастрык авылы бу якта туганнар өчен иң гүзәл, иң изге бер төбәк ул. Аның кочагында күңелләргә рәхәтлек алып, дөнҗа мәшәкатьләреннән арынып ял итүләре үзе ни тора! Ләкин авылның чын мәгънәсендә иманлы булуын теләсәк, анда чиркәү төзергә кирәк. Юкка гына, чиркәүле авыл - иманлы авыл, димиләр. Менә шушы җаваплы,...
Зәй районындагы Кабан-Бастрык авылы бу якта туганнар өчен иң гүзәл, иң изге бер төбәк ул. Аның кочагында күңелләргә рәхәтлек алып, дөнҗа мәшәкатьләреннән арынып ял итүләре үзе ни тора!
Ләкин авылның чын мәгънәсендә иманлы булуын теләсәк, анда чиркәү төзергә кирәк. Юкка гына, чиркәүле авыл - иманлы авыл, димиләр.
Менә шушы җаваплы, изге эшне башлап җибәрү өчен, Кабан-Бастрык авылы чиркәвенең общинасы оешты. Ләкин бары тик бергәләп, бердәм булып эшләсәк кенә, бу эшне җиренә җиткереп, ахырга кадәр эшли алырбыз. Шуңа күрә, карендәшләр, авылдашлар, туганнар, без барчагызга да эндәшәбез: сезнең ярдәмнән башка чиркәү төзү мөмкин түгел.
Шушы изге иман йортын торгызуга ярдәм итүчеләргә чын йөрәктән рәхмәтләребезне җиткерәбез. Ходай сезнең ярдәмегезне үзегезгә, якыннарыгызга артыгы белән кире кайтарырына ышанабыз.
Чиркәү төзелеше буенча туган барлык сорауларыгыз белән түбәндәге телефонга мөрәҗәгать итә аласыз.
8-917-927-16-45.
Чиркәү төзелешенә ярдәм күрсәтүчеләр өчен реквизитлар:
ИП Кондратьев А.Г.
ИНН 165040076447
ОГРНИП 311165011600151
Банк реквизитлары:
р/с 40802810810000006797
ЗАО ГКБ "АВТОГРАДБАНК", РТ, г. Набережные Челны
к/с 30101810100000000748, БИК 049240748, ИНН 1650072068,
КПП 165001001
Теләче районы Субаш авылында да халык ярдәме белән чиркәү төзелә. Моннан ике ел элек башланып киткән бу изге эш инде үз нәтиҗәсен күрсәткән: быел май аеннан чиркәүнең бинасы төзелеп, бүген түбәсен ябып, куполын урнаштыру эшләре бара. Дөрес, әлегә боларның барысына да акча җитми. Субашлылар ярдәм итәргә теләүчеләр өчен Казанның Тихвин чиркәвенә ящик та куйганнар. Инде дә анда барырга җае, я вакыты булмаучылар 8-927-409-22-27 телефоны аша Николай Трофимовка шалтырата ала. Игелек җирдә ятмый, туганнар. Иман йорты барча күңелләрне чистартырга, Ходайга якынаерга ярдәм итәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев