Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Белемнек

Библияне тулысынча укып чыккан кешенең башы китә дигән сүз дөресме?

Библия барлык христианство тупланган бик калын, эчтәлекле китап.

Православ дине буенча укучыларыбыздан сораулар еш килә. Чираттагысы - Библияне тулысынча укып бетерергә ярыймы, юкмы икәнлеге турында.
 Библиягә дүрт Евангелие, Псалтирь, Иске Закон (русча –“Ветхий Завет”, Иисус Христоска кадәр булган вакыйгалар), Җаңа Закон (русча – “Новый Завет”, Иисус Христосның тууы, җирдә йөрүе, 33 ел яшәве, кылган кодрәтләре), Чиркәү каноннары, өйрәтүләре, апостолларның дин таратып йөрүләре, аларның язулары һәм Апокалипсис тупланган. 

Библияне тулысынча укып чыккан кешенең башы китәме, дигән сорауга бернинди дә җавап юк. Чөнки, бу дөрес нәрсә түгел. Халык, ялкаулыгын, шайтанын канәгатьләндерү өчен, үзе уйлап чыгарган уйдырма. Эш эшләсебез килмәсә, без ниндидер сәбәп табабыз. Ялкаулык – шайтан котыртуы. “Укыма, кагылма, чиркәүгә барма”, - дип кешене шайтан котырта. Чиркәүгә бармас өчен дә әллә никадәр сәбәп табабыз – әле мин яшь, җазыгым, диябез; кулга иман кенәгәләрне алуга ук, йокы килә башлый, телефон шалтырый, һәм башкалар... Шубай итеп, безне гел шайтан бутап тора. Ләкин, кеше ул шайтанны җиңәргә тиеш.

Изге җазыуларны уку, аларның файдасы турында дин кенәгәсендә түбәндәгеләр язылган: “Сукыр кеше ничек туры бара алмый, як-якка авыша, Алла җазыуын укымаган, аны тыңнамаган, аннан якты алмаган кеше дә дөм карангыда йөри, җазыклыгы әверелә. Иман укып теләк иткәндә без Аллага сөйлибез; Изге жазыуны укыган чагында – Алла безгә сөйли”.

Шундый сорауларыгыз булса, 8917 250 97 95 номерына (ватсапка яки телеграмга) языгыз.


Фото Храм Тихвинской иконы Божией Матери группасыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев