Бүгеннән Питрау уразасы башланды
Питрау уразасы быел 1 июльдән 11 июльгә кадәр дәвам итә.
Питрау уразасы быел 1 июльдән башлана. Питрау уразасының төрле даталарга туры килүе Олы көн белән бәйле. Гадәттә, ул Пасхадан соңгы 57нче көндә килә. Ә тәмамлануы үзгәрми – ел да 11 июль. Тарихта билгеле булганча, иң кыска ураза – 8 көнгә, ә иң озыны 6 атнага да сузылырга мөмкин. Ләкин бу иң мөһиме түгел. Тырышып һәм чын күңелдән ышанып тоткан ураза гына зур көчкә ия. Тырышканыбызга күрә, Ходай безгә савабын да бирми калмас, әлбәттә.
Питрау уразасы Олы ураза кебек кырыс түгел. Бары тик ит, сөт, күкәйле ризык ашарга ярамый. Суббота, воскресенье һәм бәйрәм көннәрендә балык ашарга рөхсәт ителә.
Кайчан нәрсәләр ашарга ярый
Понедельник саен: май, ит, сөт һәм балык кушылмаган кайнар ризыклар.
Вторник, четверг, суббота һәм атна көн саен: составына сыек май, ярма, балык, гөмбә һәм яшелчә кергән ризыклар.
Среда һәм пятница саен: май һәм балык кермәгән салкын ризыклар.
Ураза ризыклары
Чияле кекс
Ярты стакан җылымса су, 1 стакан шикәр комы, 2-5 аш калагы сыек май, 1 стакан чия, 250-300 гр. он, берәр чеметем корица, мускат чикләвеге һәм кардамон, 1,5 чәй калагы разрыхлитель, сода, уксус кирәк булачак.
Югарыда күрсәтелгән әйберләрне бербер артлы салып туглыйбыз. Ярты чәй калагы соданы уксус салып сүндерәбез һәм камырга өстибез. Чияләрне ахырдан гына кушабыз. Камыр куе сөт өсте хәленә килергә ти еш. Әзер булган камырны формага салып 180 градус кайнарлык тагы духовкага куябыз.
Бәрәңге белән гөмбә запеканкасы
7-8 бәрәңге, 250 гр. свежий гөмбә (шампиньон), 2 баш суган, 4 тырнак сарымсак, 3 аш калагы сыек май, ярты чәй калагы тимьян, кара борыч, тәменчә тоз кирәк булачак.
Бәрәңгеләрне әрчеп, түгәрәкләп, суганны ваклап турыйбыз, сарымсакларны кыскыч аша чыгарабыз, гөмбәне майда кыздырып алырга да мөмкин. Табага юка рәтләр ясап бәрәңге, гөмбә, суганны тезәбез. Араларына тәмләткечләр һәм сарымсакны сибәбез дә духовкага куябыз. Яртысәгать дигәндә запеканка әзер.
Ашларыгыз тәмле булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев