Туганайлар

Татарстан

18+
Белемнек

Бәйрәмнәрнең бәйрәме: Күк Патшалыгының ишеге ачылган көн

Олы көн көнне һәркем ишетергә, укырга тиешле үгет (проповедь) сүзләре.

Түбәндә – Олы көн көнне әйтеләсе үгет. Ул үзгәртелмичә, чиркәү-керәшен язуында бирелә. Аны Павел әтей Чурашов әзерләде. 

Христосъ терелеб торган!

Мына туганнар, Алланыҥ оло изгелекле какында без Олодан-Оло, жактыдан-жакты бяйряме Христосныҥ терелеб торган кӧннӧн карышы алырга тейешле булдык. Мыҥар кем сӧйӧнмяс?! Кем кыуанмас?! Кем бу бяйрямне заркыб кӧтмягяндер? Бяйрямнярнеҥ бяйряменя, кыуанычларныҥ кыуанычына кем ӓзерлянмягяндер? Шушы хатле Оло бяйрямне карышы алырга тейешле булгач, жаны белян кем сӧйӧнмяс, кем кыуанмас?! "Христосъ терелеб торган, чыннаб терелеб торган" диб, кюб кӧнняргя чаклы изге чиркяӱлярдя дя, падша гюрнячялярендя дя, байлар жортларында да, жарлылар ӧйлярендя дя, жулда да – äр-бер тӧштя дя Христосъ денен тотоучылар бер-берсеня ӓйтешеб, бер-берсе белян ӱбешеб, зур сӧйӧнӧчкя ӧлӧштяш булганнарын кюрсятерляр.

Ник сӧйӧнмяскя, ник кыуанмаска?! Без сӧя торган Христосъ терелеб торган. Ник сӧйӧнмяскя, ник кыуанмаска?! Безнеҥ ӧчӧн кеше булыб тыуган, безнеҥ ӧчӧн азаб кюреб ӱлгян, безне атабыз, анабыз сӧйгяннян дя артык сӧя торган Христосъ терелеб торганга. Быларны уйлаганнан суҥ, бу сюзлярне эшеткяннян суҥ, салкын кӧйӧ кем калыр? Кюҥелен катыландырыб кем торор? Бу сӧйӧнӧчкя, бу кыуанычка – Христосныҥ терелеб торганына бик жазыклы, кюҥеле таштай каткан кешеляр гня керешмяся керешмяс.
Христосъ терелеб торган, Ӱзенеҥ терелеӱе белян Ул безгя ней хатле сӧйӧнӧч, ней хатле кыуаныч Китергян. Казер кюҥеле каралмаган кешеляр барысы да Ӱз кюзляре белян Коткарыучыбызныҥ чын Алла, ӓр-нейгя кыуатлы Ходай икянен кюряляр; Ул Ӱзенеҥ терелеӱе белян, Аҥар чаклы ич беряӱ жиҥя алмаган шайтанны жиҥгян, дошманныҥ кыуатын бетергян. Без ӱлемнян куркабыз, кая ӱлемнеҥ загяр угы? Христосъ аныҥ кӧчӧн, кыуатын бетергян. Терелек биреӱче Христосны ӱлем yз кочагында тота алмаган. Без шайтаннан, тамуктан куркабыз; эй, тамук, кая синеҥ кыуатыҥ? Ӓр-нейне сюзе белян гня булдырган Христосны шайтан да, тамук та жиҥя алмаган, аларныҥ кӧчляре жиҥяргя жегяргя житеӱ тӧгӧл, Христоска ышаныб ӱлгян, Аны сӧйӧнӧч белян карышы алган кешелярне дя ӱзендя дя калдыра алмаган. Ӓммя Христосъ кыуаты белян, зур сӧйӧнӧч  рахят жомакка кергянняр. Шуҥар кюря дя бӧгӧн сӧйӧнӧб, кыуанабыз. Христосъ арткылы бӧгӧн иҥ жаман, бик усал дошманнарыбыз жиҥелгян кӧн; бӧгӧн ӓр-кемгя Кюк Падшалыгыныҥ ишеге ачылган кӧн. Бӧгӧн без Христосныҥ терелеб торганына да, ӱзебез мяҥге азабтан котолганга да кыуанабыз. Падша ӱзеня карышы сугыш белян килгян дошман калыкны жиҥеб, ӱз каласына кайткан чакта, калык ничек сӧйӧня, шулай без дя бу кӧннярдя сӧйӧнӧшӧб кыуанашабыз. Апостолъ Павелъ ӓйтя: “Ӓгяр дя Христосъ терелеб тормаса, безнеҥ ышаныуыбыз да, сӧйляӱебез дя бушка гна булыр ыйы”.
Христос терелеб торган, терелеӱе белян ӱлемнеҥ кыуатын бетергян; алай булгач, без дя терелеб торорбоз. Адамъ ата арткылы ничек бар кеше ӱля торган булган. Шулай Христосъ арткылы бар кеше дя тереля торган булган. Мыннан былай ӱлем безне мяҥгегя Ӱз кочагында калдыра алмас, тянняребез жиргя кюмелгяч, ӓлля жӧз жыллаб, ӓлля меҥ жылаб ӱтяр. Бар саннарыбыз череб бетяр, алай булса да мяҥгегя жирдя жатмас. Алланыҥ Ӱзе куйган сӓгяте житкяч, Архангеллар кычкырткан быргы тауышларын эшетербез дя, ӱлгяч кешеляр – барысы да бер кеше кюк – кюз ачыб, кюз жомганчы, белмей торган жаҥа тормошка терелеб торорлар. Мыннан артык нейдей сӧйӧнӧч булсын?! Денсез кеше, Христоска ышанмаган кеше ӱлся, аныҥ мяҥге тере торор хӓле жӱк, ул дӧньядян ӱткяч, мяҥгегя харяб була; ӓгяр дя Христоска ышаныучы ӱлся, ул бу ӱлемнеҥ мяҥгегя тӧгӧлӧн, ӓммя тизме, тиз тӧгӧлме, жаны тагын тяне белян бергя кушылыб, ич-бер кайгысыз, кӧйӧксӧз, Алла Христосъ белян, бар пяриштяляр, бар изгеляр белян бергя, зур сӧйӧнӧчлӧ  рахят жомакта мяҥге тере торасын беля.
Эй, туганнар! Христосныҥ терелеб торганына да, Аныҥ терелеӱе арткылы ӱзебезнеҥ терелеб торасыбызга да бар жаныбыз белян сӧйӧнӧшӧб, кыуанышыйык. Алай булса да, бу сӧйӧнӧчляребезне, кыуанычларыбызны арыу, таза, изге кӧйӧ сакларга тырышыйык. Бу изге кӧннярдя тян няпесляреня биренеб жазыкланыу, эчеб, исереб жӧрӧӱ, бютян тӧрлӧ ӓшякелеклярне кылыу – барысы да бездян жырак торсоннар, бу эшляр без христiаннарга жарый торган эшляр тӧгӧл, ӓгяр дя быларны кылсак, терелеб торган Христосныҥ хӓтерен бик калдырырбыз. Бу изге кӧннярдя безнеҥ бар эшебез: чиркяӱгя килеб теляб, Алла княгялярен укыб, арыу сюзляр сӧйляшеб, изге эшляр кылыб кна ӱткезеӱ булсын. Инде барыбыз да Христосъ Аллабызны тянебез белян дя, жаныбыз белян дя данныйык. Эй, изгелекле Ходай, без мяндяляреҥне арыу кюҥел белян Сине даннарга тейешле ит. Аминь.

Фото: Казандагы Тихвин чиркәве группасыннан. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев