Азгын уйларны, бозык исәпләрне ташлыйк
Яңа елда әйтелә торган үгет-теләкләр.
Бүген – иске ел үтеп, яңасы башланган көн. Иске ел узуын узды, үткән елыбыз кабат кире кайтмасын иде. Бу сүзләрдән соң күбегез уйлар “үткән ел кабат ничек кайтсын” дип. Мөмкин кире кайтырга, тик ае, көне түгел, ә үткән елда булган һәртөрле эшләр, хатирәләр... Гомер агып торган су, очып киткән кош кебек үтә, аны кабат кайтарып булмый, әмма үткән елдагы бәла-каза, чир, ачлык, яңгыр юклыгы, пожар, һәртөрле читенлек артыгы белән кабат кире кайта. Боларны безгә Ходай Үзе бирәдер, эшебезгә күрә җибәрәдер. Әгәр дә без үткән елда кылган җазыкларыбызны ташласак, аларны кабат кылмасак, үткән елда булган бәла-каза, кайгы-хәсрәт кире кайтмас.
Алла Үзе булдырган адәмне бик ярата. Алай булса да, кешегә кайсы файдалы булырын алдан белеп, берәүгә – рәхәтлек, берәүгә – читенлек, берәүгә – байлык, берәүгә – ярлылык, берәүгә – саулык, тазалык, берәүгә –рәнҗүлек, я яхшылык, я яманлык җибәрәдер.
Әгәр дә җалан бай булып, бәла-каза күрмичә, рәхәтлектә генә торсак, без чиркәүгә барудан туктыйбыз, изге уразаларны тотмыйбыз, купшы торуга, ашауга-эчүгә, уен-көлкегә, һәртөрле яманлыкка салынабыз. Шунлыктан Ходай безгә, ачуы килгәнен сизмәсеннәр дип, бәла-казаны, һәртөрле чирне җибәрәдер. Мине белсеннәр, Мине онытмасыннар, дип, я ничек, я ничек күңелгә ару уй саладыр. Ул безнең җазыклы килеш үлүебезне теләми, барысы да котылсыннар, ди. Ходай Үзе әйткән: “Берәүнең дә җазыклы көе үлүен теләмим, җазыгыннан кайтып, тәүбәгә килүен телим”.
Әгәр дә “үткән елгы бәла-каза, һәртөрле яманлык, читенлек кире кайтмасын, бу елны Ходай ашлыкны, җимешне уңдырсын, файдалы яңгырлар яудырсын иде”, дип теләсәк, иң элек, күңелне җуашландырып, чын күңелдән келәү итик. Әледән-әле чиркәүгә барыйк, һәртөрле бозучан җирләргә барудан туктыйк, эчкечелеккә салынуны ташлыйк. Әледән-әле садака бирергә тырышыйк. Шулай итсәк, Ходай безгә изгелеген салмый калмас. Яңа елның башында, иң элек, бүгенге көнге уебызны яңартыйк, азгын уйларны, бозык исәпләрне ташлыйк.
Йокларга ятканда “бүген мин ару эшләр кылдыммы” дип уйлаучылар бик аз. “Нинди усаллык, яманлык кылдым икән” дип, үз-үзен тикшереп караучылар да юк диярлек.
Яңа елның баш көнендә үк күңелебезгә үләсебезне беркетеп, исебездән җибәрмәсәк иде. Ул уй безне – Алланы сөяргә, Аңа инәлергә, Аннан теләргә, кешене кызганырга, һәркемгә булышырга өйрәтер, җазык кылудан тыяр. Үткән елда кылган яхшылыкларны искә алмыйча, яман эшләребезне уйлыйк. Безне рәнҗеткән кешеләрне истә тотмыйк, әмма, үзебез кемне рәнҗеттек икән дип, уйлыйк. Чиркәүгә ничә тапкыр бардым икән дип санамыйк, бармый калган көннәребезне искә төшерик. Узган елда күп хәер бирдем дип уйламыйк, ничә кешегә тилмереп сорап килгәнеп бирми борып җибәрдем, дип уйлыйк.
Вакыт җитәр, Ходай бар эшләребезне күз алдыбызга китереп күрсәтер. Яңа елдан башлап, иске җазыкларыңны ташлап, башка аларны кылмам, дип, тәүбәгә килсәң, Ходай аларны кичерер. Аң бул, шайтан алдавыннан саклан, бигрәк тә нәпесеңнән, әшәке тормышыңнан сагай.
Әй, Ходай, Синең изгелегең чамасыз. Мәндәләреңнең үткән елда кылган җазыкларын кичерә күр. Алдагы елда сау-таза торып, Син кушканча, Синең боерыкларыңны кылып, тәүбәгә килеп торырга безгә булыша күр!
“Үгет кенягясе”ннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев