Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Белемнек

Җараулы Серафим Саровский өйрәткән кагыйдәләр

Бүген, 1 август - Арыу Жыйын изге ата Серафим Саровскийны искә ала торган көн.

Жайлары, багытлары, аҥ дәрәҗәләре тюбян булганнарга, ауыруларга, балаларга Серафим Саровский болай теляк итяргя куша:

“Жокодан торгач, изге тяреляр каршына басып, ӧч табкыр  “Ходай иманын”, ӧч табкыр  “Алла тыудырган изге Анасына...” иманын ӓм бер табкыр “Дӧрес деннен символлары” иманын чын кюҥелдян келяӱ итеб, аннан кӧн буе ӱз эшляреҥ эшля.

Эш эшлягяндя, жя кая булса да барганда, “Ходайым Иисус Христос, Алла Улы, мин жазыклыны жарлыка” дип ӓкрен гня ӱз алдыҥа укы. Тиря-жагыҥда кеше кюб булса, ӱз эчеҥнян гня “Эй, Ходайым жарлыка” диб теля.

Тӧш багытында иртян торгач укыган ӧч иманны шул ук тяртибтя укы.  Тӧштян соҥ нинди эш эшлясяҥдя, ӱз алдыҥа “Эй Изге Алла Анасы, мин жазыклыны коткар” диб теляк итеб жӧр.

Жоклар алдыннан тагын ӧч тӧб иманны иртянге кебек укыб, келяӱ итеб, кач кылыб жокларга ят.

Бу ӧч иман чиркяӱ уставы куйган тиешле иманнар жыелмасынын иҥ тӧб иманнарыннан санала, христиан дененеҥ нигезе булыб тора.

Беренче иман “Эй кюктяге Атабыз...” -  Иисус Христос ӱзе ӧйряткян ӓм барлык иманнарныҥ да ӧлгӧсӧ булыб тора.

Икенче иманны Изге Кыз Марияны котлаб, кюктян Архангел Гавриил алыб килгян.

Ӧчӧнчӧ иман – “Дӧрӧс деннен символы...” иманы христиан диненеҥ кыскача барлык тӧб положениелярнедя ӱз эченя алган.

Кюрсяткян тяртибтя укырга  мӧҥким булмаганда, Серафим Саровский, кайчан, ничек укырга  мӧҥкимнек бар (жулда барганда, эш эшлягяндя, урын ӧстӧндя жаткандамы), шул чакта теляк итяргя куша, чӧнки Изге Княгядя былай жазылган... Ходай исемен телгя алыб, аҥа жалбарыучы ӓркем кичерелер, коткарылыр...


Ололой торган тропарь:

"Эй изге äтей! жяш чагыҥнан бирле син Христосны сöйгян, Бер Аҥар гна кызмят итеӱеҥне кюҥелеҥ белян теляб ,буш урында туктаусыз теляктя, кызмяття торган .Жыуаш кюҥелеҥ белян Христоска жараулы булыб ,Алла Анасынын сöйöклö сайлаганы син булган. Шуҥар кюря сиҥа жырлаб äйтябез :эй изге Серафимъ äтей !телякляреҥ белян безне коткара кюр."

Кондакъ:2 нче кöй

"Эй изге äтей! дöньянен эямен ,анын бушка чыга торган нястялярен кюҥел бирмей ташлаб ,син Саровъ монастырына урыннашкан.Анда Пяриштяляргя ошашлы тороб,кюб кешегя котолоу öчöн жул ачкан,шуҥар кюря,эй Серафимъ äтей,сöйöн."

Даннау:
"Эй жараулы ата Серафимъ,Сине данныйбыз,эй монахларны öйрятеӱче,эй пяриштяляр белян сöйляшеӱче,Сине исебезгя алыб кадерлейбез"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев