Алла Законының 10 боерыгы ни дип боера?
Бу боерыкларны Ходайыбыз, Моисей пагамбәр аркылы, Синай тавында биргән. Дүрт боерык – Алланы, алтысы якыныңны сөяргә өйрәтә.
1. Мин Үзем – сиңа Алла Ходай, Миннән башка сиңа бүтән Алла булмасын.
Православ диненнән бизүчеләр, күремчелек итүчеләр, гороскопларга, үз байлыгына ышанучылар бу боерыкка каршы киләләр.
2. Югары күктә, түбән җирдә, җир астындагы суларда да нәрсә бар, һич берсенә дә охшатып сын ясама, аларга табынма.
Күп ашарга яратучы, эчүче, малга бирелүче, үзенә дан эзләүче дә сынга табына. Андый кешеләрнең сыннары: корсак, байлык белән дан.
3. Алла Ходайыңның исемен ни җиттегә телеңә алма.
Алланы, Христосны яманлап сөйләүче, чиркәүне, качны, тереләрне хурлаучы, әйткән антын бозучы, Аллага адарынганын бирми калучы, кирәкмәскә Алла исемен телгә алып, кадерсез итүче – шул бу боерыкка каршы җазыклы була.
4. Атнакөнне келәү көне итәргә оныма; алты көнне бар эшләреңне эшлә, жиденчесе Алла Ходайың өчен булсын.
Бу боерык атнакөнне Ходайны данларга, олыларга, аңа инәлергә куша. Кара эшне бүтән көннәрдә эшләргә кирәк.
5. Атаңны, анаңны санлап тор, үзеңә яхшы булыр, җирдә гомерең озын булыр.
6. Кеше үтермә.
Кешегә күремсез булучы, үлем, бәла, чир теләүчеләр; кеше кыйнатырга, азапларга, үтерергә котыртучылар; кешене кыйнап, гарип итүче, аборт ясатучы/ясаучы, кешене җазыкка кертүче, Христос диненнән биздерүчеләр бу боерыкка каршы килә.
7. Уйнашлык итмә.
Бу боерыгы белән Алла азгынлык итәргә, якын кешеңнең кадерен бетерергә, тормыш буярга кушмый. Ят ир (хатын) белән азгынлык итүче, үзен шакшыландыручы, күңелдә уй белән уйнашлык итүче, язылышмаган килеш (гражданский брак) торучылар бу боерыкка каршы килә.
8. Урлама.
9. Җакыныңа каршы ялган таныклык итмә.
Якыныңа каршы ялганлап ант итәргә кушмый. “Телеңне – яманнан, авызыңны алдап сөйләүдән тый”, – дигән Алла пәгәмбәре. Кешегә ничек итеп усаллык итсәң, үзеңә дә шулай усал булырлар.
10. Якыныңның хатыны булса, йорты, басуы, ир колы, хатын колы булса, үгезе, ишәге, һәм нинди генә терлеге булса да, һичбер нәрсәсенә күңел салма, бу миңа булсын димә.
Бу боерыгы белән Ходай кеше әйберенә күз салмаска, үзеңнекенә тук булырга куша.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев