Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Белемнек

Албай чиркәвендә Литургия узды

Ул авылның престол бәйрәме Иоанн Чумылдыручы туган көнгә багышланды.

Берничә көн элек үзебезнең керәшен священнигы отец Геннадий Сизов тарафыннан керәшенчә келәү уздырылачагы турында авыл кешеләренә белдерү җибәрелгәнен ишеткән идем. Кызганыч, службада үзем була алмадым. Ничек узды икән келәү, бераз кеше килдеме икән, дигән сорау белән албайлыларга барыбер шалтыратып алдым. Бүген, 7нче июль көнне, чиркәүгә 15ләп кеше килгәч, ару булган әле дип сөендем. Ник дисәң, җиләк вакыты, албайлыларның шәп җиләкчеләр икәнен беләм инде мин. Көне дә эсселәрдән соң бераз сулу алдырды бит бүген.

Үземне Албай чиркәве тарихын азмы-күпме белүче кешегә санасам да (берничә тапкыр биредәге чиркәү турында чыгышлар ясаганым бар, югыйсә, берничә язмам да бар), отец Димитрийга дәшеп алмыйча булдыра алмадым. (Юлдадыр дип, отец Геннадийны борчымадым) Соравым: «Албайлыларның престол бәйрәме Питрау түгелмени?» - иде.

Отец Димитрий:

«Юк бит, революциягә кадәр үк, чиркәү төзелгәннән бирле Иоанн Чумылдыручы туган көне – албайлыларның престол бәйрәме, русча Изге Иоанн Предтеча Рождествосы була», - дип минем буталуымны төзәтте.

Келәү узганга сөенүен сөендем дә, тик үзенең исемен әйтми калдырырга кушкан олы яшьтәге бер түти телефоннан эчен бушатты:

«Олы бәйрәм бит инде, хуҗасызлыкка эчем пошып кайттым. Өр-яңа чиркәвебез мескен күк басып тора, ичмаса батюшка киләсе билгеле булгач та кырыйларындагы печәнне чабып куеп була бит инде. Эче дә тузанга баткан, батюшканы көттереп себереп алдык. И картайдык шул, болай тотмас идек», - дип уфтанды.  

Сизовларны авыл халкы үз итә.Үз кешебезгә сорау бирүе дә, үз телебездә аралашуы да рәхәт. Елмаеп торучы, мөлаем, гади отец Геннадий үзе дә керәшеннәребезне бик ярата, сорау бирүчеләргә рәхәтләнеп җавап бирә. Мин сөйләшеп алган кешеләр - барысы да шушы фикерне әйтә. Җазык әйтеп, өлеш алучылар да булган. Бу юлы да отец Геннадийга рәхмәтләрен әйтеп, тагын чакырып калганнар.


Лидия Пасыева
Мамадыш, Усали.

/Фото автор архивыннан/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев