Ачуны сабырлык белән, озак түзү белән бетерерсең
Белемнек

Ачуны сабырлык белән, озак түзү белән бетерерсең

Ачу турында

Иоанн Златоуст әйтә: ачу китергән чагында син үзеңә үзең кыен ясыйсың.

Бүтәнгә ачу китерү, үпкә тоту, кеше языгы, ялгышы өчен үзеңне кыйналдыру була.

Акыллы кеше усаллыгын үзе күтәрә, чыдый, ачуланмый.

Үзең рәнҗеткәнгә ачуың китермәгән кешенең төсе дә бик күңелле килеш тора.

Якыныңа ачуыңны китереп торганда, син үзең дә Алланың ачуын китереп торасың.

Утны ут белән сүндерә алмассың, су белән сүндерерсең. Ачуны ачу белән бетерә алмасаң, аны сабырлык белән, озак түзү белән бетерерсең.

Ачу килә башлауны тойгач, дәшми тор, шул вакытта үз эчеңдә Ходай Иисустан тели торган иманны укып тор.

Фото: pixabay.com

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Нет комментариев